Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы эзлиләр, уенчыклары чыга, киемнәре чыга, ә үзе юк. Шушы билгесезлек үзәкне өзә»

Төркиядә җир тетрәү булганнан соң, һәлакәт урынына беренчеләрдән булып барган татар кешесе – Марат Хәсәнов. Журналист Ләйсән Фәтхи Антальяда яшәүче милләтәшебез белән элемтәгә кереп, коткару эшенең ничек баруы, җирле халыкка ничек ярдәм итә алуы, ниләр күрүе турында сөйләште.

news_top_970_100
«Баланы эзлиләр, уенчыклары чыга, киемнәре чыга, ә үзе юк. Шушы билгесезлек үзәкне өзә»
  • Марат Хәсәнов 1987 елда Зәй шәһәрендә туган. Чаллыда КАМПИ тәмамлаган, Санкт-Петербургка күчеп киткән. 10 ел дәвамында инженер булып эшләгән. Гаиләсе, 3 баласы бар.

– Марат, син ничек чыгып китәргә булдың, бер белмәгән җиргә, һәлакәт шартларында барырга ничек батырлыгың җитте? Гаиләң, 3 балаң бар…

– Җир тетрәү дүшәмбе булды. Шул көнне мин: «Иртәгә ярдәм җыя торган оешмага барам да ярдәм итәм, алар белән барам», – дип уйладым. Минем медик белемем дә, демонтаж өлкәсендә тәҗрибәм дә бар. Ватандашлыгың булса, алабыз, диделәр. Анысы юк. Шуңа күрә дәүләт конвоенда, ала алмыйбыз, әмма үз машинаң белән бара аласың, диделәр. Үзебезнең документлар буенча хәбәр нәкъ дүшәмбе килгән иде, әле дә ярый алар булды. Идарәгә барып хәлне аңлаттым, анда тиз-тиз документларны ясап бетерделәр. Таможняга бардым, аннан машинаны чыгарасы бар иде. Директор белән хәбәрләштеләр дә, 1 сәгать эчендә, чиратсыз, барысын да эшләп бирделәр.

Әмма, юлга чыгар алдыннан, полиция бәйләнмәсме, рус номерлары булгач, проблема булмасмы, дип барыбер борчылдым. Нинди юллар белән барып булыр, дип эзләнә башладым. Антальяда татарларны җыйнап торучы төп кешебез бар – Фәнис Зыялы, аңа мөрәҗәгать иттем, рәхмәт, ярдәм итте. Ул мине коммунистлар партиясе белән элемтәгә кертте. Мин партия кешеләрен алып бара торган машина итеп билгеләндем. Шулай итеп, коммунистларны һәм халыкка су, ризык алып, юлга кузгалдык.

Кайсы шәһәргә юл тоттыгыз?

– Антакьяга таба чыктык. Башта Адана шәһәренә кердек. Анда кафега кереп ашадык. Кафе хуҗасы машинага тагын сулар, икмәкләр тутырды, ашаган өчен түләү дә алмады. Коткаручыларны да шулай ашатып-эчертеп җибәрәләр икән. Кич Искәндәрун шәһәренә барып җиттек. Без кергәндә, порт яна иде. Шәһәрдә ут юк, бөтен җир караңгы. Өйләр җимерек, яшәрлек түгел. Халык урамнарда учак ягып утыра. Яннарыннан узып китәсең, алардан нәрсә көтәсен дә белмисең. Син бу хәлдә гомереңдә беренче тапкыр бит. Бер төркем күтәрелеп, машинаңны, үзеңне талап китсәләр, нишләрсең…

Анда диңгез дә ярларыннан чыкты бит әле…

– Без килгәндә, су юк иде инде. Искәндәрун шәһәреннән берничә кешене машинага утыртырга кирәк иде. Әмма элемтә бетте, һәм аларны таба алмадык. Өйләр, юллар җимерек булгач, озак кына чыгу юлын таба алмадык. Без куркып торган учак янындагы төркемнәрдән берничә кеше килеп ярдәм итте.

Антакьяга ничек барып җиттегез?

– Искәндәруннан Антакьяга таба барган юлда бөке иде. 7-8 сәгать бардык. Без барабыз, ә навигатор күрсәткән вакыт артканнан арта гына. Кайвакыт, Интернет эшләмәгәч, бөтенләй күрсәтми башлый иде. Антакьяда коммунистлар партиясенең туплану урынына килдек, анда алар халыкка ризык тарату урыны оештырган иделәр.

– Навигатор эшләмәгән җирләрдә юлны ничек белдегез соң, Марат?

– Әйләнгеч, урман аша күрсәткән юллар күп булды, еш кына кайда барасын аңламыйча тордык. Әмма шунда яшәүчеләр, машиналарга ярдәм итәр өчен, чыгып басып юл күрсәтеп тора иделәр. Кайберләре машинага утырып, төп юлга чыкканчы, аңлатып та барды. Үз теләкләре белән шулай ярдәм итүләре мине гаҗәпләндерде.

Беренче җимерекләрне Искәндәрунда күрдегезме?

– Әйе, шулай. Әле анда исән калган биналар да бар иде. Антакьяда исә барысы да җимерек. Икенче көн иртән барып җиттек, чәршәмбе иде бу. Барасы җиребезгә юл таба алмыйча интектек, бер җирдә өй җимерелеп юлны каплаган, икенче җирдә күпер янында җир утырган, анысын япканнар. Шәһәр буенча йөрү бик авыр иде. Машинаны калдырып, җәяү киттек.

– Барып җиткәч, Марат, син анда нишләдең?

– Россиядән МЧСлар килгән, тәрҗемәче эзлиләр, дигән хәбәр килеп иреште. Алар бу шәһәрдә яшәгән рус гаиләсен җимерекләр астыннан эзләп табарга тиеш иде. МЧСларга ярдәм итәрмен, дип уйладым, әмма… юллар юк, элемтә юк, ул коткаручыларны ничек кенә табасы? Шуңа да мин ризык, кирәк-яракларны машина белән ташып ярдәм итәргә булдым. Чөнки төп үзәккә ярдәм бөтен Төркиядән килә. Мөмкинлеге булганнар шушы тарату ноктасыннан килеп алалар. Әмма картлар, еракка килеп йөри алмаучылар бар, аларга алып барып бирергә кирәк иде. Шулай йөргәндә, бәлки, безнең коткаручыларны да очратырмын, дип уйладым.

Ул ризыкка мохтаҗ картларны таптыгызмы соң?

– Әйе, шунысы кызык булды, ризыклар таратабыз, болар безнең каршыга чыгалар, елыйлар, рәхмәтләр әйтәләр. Мин бит инде коммунистлар партиясе егетләре белән йөрим. Аларны әби-бабайлар кочаклап алалар да: «Менә, без коммунистларга ышандык, тавыш бирдек, без сезгә ышандык», – дип әйтәләр иде.

Ахыр чиктә Россиядән килгән коткаручыларны таба алдыңмы?

– Юлда мине МЧСта эшләүчеләр үзләре күреп алды. Номер буенча танып алганнар. «Без бит сине эзләдек», – диделәр. Рус номерлы машиналар миңа да бүтән очрамады. Антакьяга кергәндә, Татарстаннан ике номер күргән идем, ә шәһәр эчендә берсен дә күрмәдем.

Коткаручылар берничә көн рәттән йокламыйча эшләде. Аларга рәхмәт инде, бөтен эш алардан торды. Волонтерлар, ярдәм итәргә теләүчеләр күп, әмма профессионаллар аз иде. Иң мөһим кешеләр алар. Коткаручылар өстенә дә авышкан өйләр җимерелә, яки алар эшләгән җирдән ташлар коела ала бит, үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Менә кемнәр ул чын каһарманнар!

МЧСларга ничек ярдәм итә алдың? 

– Алар бер өйне сүтеп, үз базаларына – Каһраманмарашка китәргә тиеш иде. Әмма ул өйне сүтәр өчен бик күп көч, вакыт кирәк булып чыкты. Ашау-эчүләре бетә башлаган иде, аларга ризык китереп бирдем. Шәһәрдә ягулык та юк иде, ягулыклары бетеп килә иде. Машинада берничә шешә дизель ягулыгы бар иде, аны бирдем.

– Ә кешеләрне чыгарырга ярдәм итә алдыңмы?

– Беләсеңме, монысында ярдәм итеп булмады. Профессиональ коткаручылар булган җирдә эш яхшы бара иде. Алар экскаваторларга плитәләрне ничек дөрес итеп күтәрәсен аңлаталар, дөрес казымасаң, аста калган кешеләргә зыян килүе бар. Таш чыгарганда да белеп чыгарырга кирәк. Демонтаж өлкәсендәге тәҗрибәм кеше коткару өчен җитмәслеген аңладым. Күп кенә моментлар туры килми иде, чөнки, бинаны сүткәндә, кешеләр булуы исәпкә алынмый. Кайда ничек казыйсын коткаручылар белә, үзләренә дә зыян китермәскә кирәк бит әле. Коткару белән ярдәм итә алмам, машина белән әйберләр ташуым яхшырак булыр, дип уйладым. Бераздан ягулык бирә торган җирне таптым. Хуҗасы белән сөйләштем, үземә түгел, коткаручыларга кирәк, дидем. Ярдәм өчен булгач, нормадан арттырып бирделәр.

– Җимерек биналардан кеше тавышлары килә идеме?

– Мин анысын ишетмәдем. Ә менә коткаручылар һәр сәгатьтә 1 тапкыр бөтен техниканы туктаталар, кешеләргә сөйләшмәскә кушалар иде. Һәм җимерелгән өйләр янында тавыш килмиме, дип тыңлыйлар.

Җимерек өйләр янында анда яшәгән кешеләрнең туганнары сакта тора. Ятаклары кайда, кешеләрнең кайда булу ихтималын аңлатып торалар. Шуннан коткаручылар җиһазларны, өйдәге әйберләрне чыгарып күрсәтәләр. Уенчык, мәсәлән, аларныкымы, дип сорыйлар. Шулай итеп коткаручылар дөрес урында икәннәрен аңлый иде. Чыгарган мәетләрне тану өчен дә туганнары янда булу кирәк...

– Җимерек өйләр бик күп, коткаручылар аз. Берсен чистартканда, башкалары чират көтеп торамы, яисә анда да эш барамы? Исән кешеләрнең көтеп ятуы бигрәк үзәкне өзә бит…

– Монда барысын да «Афәт» оешмасы хәл итә иде. Кайсы өйне – башта, кайсын соңрак икәнен алар әйтә. Үзләренең кагыйдәләре бардыр, тәртибе. Коткаручылар һәм экскаваторлар кирәк, ә алар җитми иде.

– Сезнең үзегезгә анда яшәү куркыныч булмадымы?

– Антакьяда туры басып торган бер генә бина да күрмәдем. Бөтенесе йә ярылган, йә кырыйга авышкан. Төн куну да куркыныч. Машинада йоклыйсың, ә аны куяр өчен урын кирәк. Зур мәйданнарда ярдәм чатырлары урнашкан, анда сыярлык түгел. Төнлә чыгасың да кайсы авыш өй янына машинаңны куеп йокларга икәнен сайлыйсың. Берничә сәгать эчендә башыңа ишелеп төшмәсме, дип, курка-курка кереп ятасың.

– Коткарылган кешеләрне күрдеңме?

– Әйе, алар күп иде. Чыгаралар да «ашыгыч ярдәм» машинасы белән җибәрәләр. Беренче көннәр булгач, эш тиз барды. «Ашыгыч ярдәм» машинасына тизрәк чыгарга мөмкинлек булсын өчен, кешеләр бар көчләрен куя, юлны ача иде. Мин килгәндә, 4-5 «ашыгыч ярдәм машинасы» рәттән чыга, яңалары килеп тора иде.

– Россиядән килгән МЧСлар алынган бина белән эш ничек тәмамланды?

– Эзләгән гаилә бинаның иң астында торучылар иде. Таптылар, исән түгелләр иде инде. Йорт, кырые белән авышып, нәкъ алар фатирына төшкән, һәм хәтта фатирлары җиргә 4 метрга сеңеп кергән…

Коткаручылар эшләрен тәмамлады да шәһәрдән китте. Мин дә алар артыннан кузгалдым. Шәһәрдән чыгу юлы 3-4 чакрым иде, шуны без 2-3 сәгать чыктык. Туры юл юк, лабиринтта кебек йөрисең. Экскаватор эшләгән җирләрдә дә, ишелүдән саклар өчен, юлларны ябалар.

– Җир тетрәү булган җирләрдә кешеләр үзләрен ничек тота?

– Миңа кешеләрнең үз-үзен тотышы ошады. Беркем кушмаган, сорамаган булса да, ярдәм итәләр. Мәсәлән, бөке ясалган иде, бер малай йөгереп чыкты да, тиз-тиз генә машиналарга кая барасын күрсәтте дә, юл ачылды. Аннары мәйданнарда кайнар аш пешерә башладылар. Төнлә суык, 4-5 градус иде. Коткаручылар тәүлек буе эшли. Кешеләр аларны да кайгырта иде.

– Шул мохиттә йөрү авыр булмадымы сиңа?

– Медицина өлкәсендә белемем булгач, практикада күп нәрсә күрдем инде. Үлгән кешеләрне күрү бик авыр тәэсир итте, дип әйтә алмыйм. Иң авыры шул – менә, мәсәлән, баланы эзлиләр-эзлиләр, аның уенчыклары чыга, киемнәре чыга, ә үзе юк. Шушы көтү, билгесезлек үзәкне өзә дә инде.

– Өй астында калганнарны ничек эзлиләр иде, әйтик, аларның саны бар идеме?

– Бинада күпме кеше булганын, күпме калганын беләләр һәм аларның барысын да тапканчы казыйлар. Табалар да икенче җиргә – икенче кешеләрне эзләргә китәләр.

– Бер медсестраның язмасын укыган идем, үлгән кешеләрне чыгарганда ни эшләгәннәрен белеп була, дип язган. Кемдер баласын кочаклап сакламакчы булган, бер бабай плитә авышып, төшеп китүче әбигә кулын сузган халәттә…

– Мин бер өйне чистартуда гына катнаша алдым, шуңа мондый тәҗрибәм юк. Әмма менә мондый фикерем бар: җир тетрәү төнлә булгач, бөтен кеше үз өендә йоклаган вакытка туры килде. Меңләгән өйләр ишелде, хастаханәләр, офис биналары да җимерелде. Әгәр бу хәл көндез булса, кемнең кайда булганы, кемнең исән, кемнең түгел икәнлеген билгеләү күпкә авыр булыр иде.

– Күп йортларның җимерелүе беренче катның начар булуы сәбәпле, дип тә укыган идем. Беренче кат кибетләрендә, мәйданны зурайтыр өчен, колонналарны кискәннәр, имеш...

– Әйе, моны ишеткәнем бар. Үзем дә беренче каты җимерелгән очракларны еш күрдем. Бик күп өйләрнең беренче каты ишелгән, икенче катның плитәсендә торып калган иделәр. Өстәге кешеләр чыгып котылды. Әмма моннан соң өйгә керергә барыбер куркалар.

– Төрек социаль челтәрләрендә шундый хәбәр дә күргән идем, имеш, зыян күрүчеләргә ризык, кирәк-ярак китерәләр, ә алар: «Безнең әлегә бар, мохтаҗракларга бирегез», – диләр, кабул итмиләр. Югыйсә үзләре дә бит инде шалашта яши, булган әйберләре дә бер көнгә җитәрлектер.

– Безнең белән дә шундый хәл булды. Икмәк-су таратып йөргәндә, юк-юк, бездә бар, рәхмәт сезгә, әмма картлар булган җиргә барыгыз, аларга кирәгрәк, дип юл күрсәттеләр. Кеше үзенә запас ясамый, башкаларны кайгырта.

– Җир тетрәүдән соң кире өйләренә кереп яшәүчеләр булдымы икән?

– Авышкан йә ярык ясалган өйләргә керергә кешеләр курка, әлбәттә. Әмма баскыч куеп, балконнан тиз генә йөгереп кереп чыкканнарын күрдем. Документ-фәләннәр – барысы да калган бит.

– Талаучылар да булган, дип сөйләделәр. Аларны очратмадыңмы?

– Кешеләрен күрмәдем, әмма барганда, бөтен кибетләр ачык, эчендә берни юк иде. Төрекләр үзләре күрсә, шунда ук тотар иде аларны. Мин күргән бөтен кеше, ничек кенә ярдәм итеп була, дип уйлаучылар иде.

– Кайту юлында ниләр булды?

– Коткаручылар – үз базасына, мин өйгә кайтырга чыктым. Бик ардык, юньләп йокы да күрмәгән. Мерсин янында кафелар тезелеп киткән җир бар. Шундагы хезмәткәрләр кешеләрне туктаталар да ял итергә, ашарга чакыралар. Полиция кардоны янында йокларга туктадым, алар мине күреп, сораштылар, кайдан килүемне аңлаттым. «Әйдә, теләсәң, безнең блокпостка кереп ят, рәхәтләнеп йокла», – ди берсе. «Юк-юк», – дим. «Алайса, мин сиңа ашарга урын күрсәтәм, керерсең, ашарсың-эчәрсең», – ди. Кафега алып кертеп ашатты. Бу халәт бөтен кешене берләштерде. Бу хәлдә «чит кеше» дигән сүз юк иде инде.

– Күңелеңдә авыр хисләр калмадымы?

– Ике уем бар. Берсе – авыр вакытта контраст барлыкка килү турында. Начар кешеләр тагын да начаррак, яхшылар тагын да яхшырак була икән. Кемнең кем икәне ап-ачык күренә. Икенчедән, монда кайткач, бер мөселман кешесе белән сөйләштем. «Ни өчен шулай булды, дип уйлыйсың? – ди. – Төркиядә мөселманнар яши бит инде, намаз укыйлар», – ди. Мин әйтәм: «Аллаһ Тәгалә яраткан кешеләренә сынауны, авырлыкны күбрәк бирә бит. Кешеләргә хакыйкатьне искә төшерә», – дим. Гаиләбез турында, ни өчен бу җиргә килүебезне, ничек яшәвебезне уйлата, айнытып җибәрә торган вакыйга булды бу.

– Йокыдан уянган кебек уянып китәсең, барысына да башкача карый башлыйсың, әйеме?

– Әйе шул. Кешеләр яши-яши онытыла башлыйлар, аларга искәртергә кирәк. Нигә килдек, нишлибез, кем өчен эшлибез, күпмегә килдек, кебек сорауларга җавап эзлисең.

– Коткарылган кешеләр арасында намазга басучылар күп, дип әйтәләр…

– Намаз ул – бик яхшы, әмма һәр эшебез турында уйларга кирәктер. Үземне ничек тотам, ничек яшим һәм башкасы. Биш вакыт намаз уку гына күрсәткеч түгел. Кешенең һәр уй, һәр гамәле Аллаһ Тәгалә юлында булырга тиеш. Һәр көнне нинди юлдан баруыңны сайларга, уйлап яшәргә…

– Кешене җир тетрәү түгел, бинаның җимерелүе үтерә, диләр. Бу турыда ни әйтә аласың? Синең профессиональ фикереңне ишетәсе килә.

– Япониядә көчле җир тетрәү вакытында бер бина да ишелмәгән бит, шуңа күрә, монда биналарның төзелешендә гаеп бар, дип әйтеп була. Аларның технологияләреннән үрнәк алырга кирәк, дип уйлыйм.

– Кайткач, үзеңне ничек каршыладылар?

– Безнең йортта яшәүчеләрнең ватсапта чаты бар. Шунда «ничек барып буласын белмисезме» дип, китәр алдыннан киңәшләшкән идем. «Балаларың бар, өйдә кал, монда ярдәм итәрсең», – дигән иделәр. Киткәнне белделәр. Кайтканны күргәч, балконнан сәлам бирделәр, битараф булмаган өчен рәхмәтләрен әйттеләр. Өйгә кереп 2-3 сәгать узуга, күршеләр зур поднос тутырып төрек ризыклары керттеләр. «Рәхмәт, сез – безнең каһарман», – диләр. Шундый мөнәсәбәтне күрү күңелле булды инде…

– Әңгәмә өчен һәм чыннан да битараф булмавың өчен рәхмәт, Марат. Безнең сөйләшүебез дә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр, минемчә. Синең белән бергә барып кайткандай булдым.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2023
    Исемсез
    Марат - чын ир-егет! Мин укучым, Зәй егете белән горурланам! Мәрданшина Р.М.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100