Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың җенесен ишетүгә еладым»: Миләүшә Сафина өченче баласын көтә

Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм битендә шатлыклы мизгелләре хакында язган, матур видео урнаштырган.

news_top_970_100
«Баланың җенесен ишетүгә еладым»: Миләүшә Сафина өченче баласын көтә
Миләүшә Сафинаның Инстаграм битеннән

«Гендер-пати үткәрәчәксезме», — дип еш кына сорау бирәләр. Чынлыкта исә, сабырлыгым җитмичә, икенче УЗИ вакытында ук баланың җенесен сорадым. Җавапны ишеткәч, еладым. Шул мизгелдә мин уйларыбызның материаль булуына тагын бер тапкыр инандым. Кем булса да, шат булыр идем, иң мөһиме сәламәт, нык бала булсын. Тик шулай да ирем белән танышканчыга кадәр, мин нәкъ менә шулай булыр дип хыялланган идем. Данияр һәм тагын бер бәхет төенчегебез. Бүген дә, өченче скринингта җенесне дәлилләделәр. Барысы да әйбәт, бала үсә. Без аны бик көтәбез!» — дип шатланып язган җырчы.

Миләүшә Сафина кем туачагын конкрет әйтмәгән. Шуңа да инстачылар ике төркемгә бүленгән. Кемдер кыз дип уйлый, кайберләре киресенчә, малай ягында: «Бәхете белән дөньяга килсен, сәламәт булыгыз!», «Кыз булыр».

«Сез бит малай көтүегез хакында әйткән идегез инде» — дип кызысынган бер инстачы.

«Мин әле баланың җенесе хакында әйтмәгән идем», — дип җавап биргән җырчы үзе.

«Кызым һәм ике улым булсын», -дип теләгән идегез бугай, димәк хыялыгыз чынга ашкан», — дип өстәгән җырчының инстадусты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100