news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы чит илгә алып чыкканда рөхсәт кирәме?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә

news_top
Баланы чит илгә алып чыкканда рөхсәт кирәме?
- Федераль закон нигезендә, чит илгә әтисе яки әнисе белән чыкса, балага рөхсәт кәгазе кирәкми. Әмма бу очракта туу турындагы таныклыкның оригиналы, бала һәм үзегезнең паспортыгыз кирәк. Туу турындагы таныклык сезнең туганлыкны раслый. Ә менә визалы илләргә барганда, консул хезмәте өйдә калган җаваплы кешенең дә рөхсәтен сорый. Әйтик, бала Испания, Италия яки Грециягә әнисе белән бара икән, әтисенең дә рөхсәте кирәк. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар