Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланы чәченнән йолкып, көзге каршына бастырыйммы"

"Баланы чәченнән йолкып, көзге каршына бастырыйммы"

news_top_970_100
"Баланы чәченнән йолкып, көзге каршына бастырыйммы"
Иван Ургант "Голос.Дети" проектында җиңү белән җәнҗалда катнашкан Микелла Абрамованы яклаган һәм гаепле кешеләрне әйткән. Бу турыда "Российская газета" язды.

Иван Ургант Беренче каналда "Голос.Дети" проектында җырчы Алсуның кызы белән булган җәнҗалга карата фикерен "Комсомольская правда" радиосы эфирында әйткән.

  • Яшь җырчы Микелла Абрамова, җырчы Алсуның кызы, проектта җиңде. Тик моны тавышларны хисаплаганда алдау аркасында булды дип таптылар. Интерпол партнеры булган оешма ясаган тикшерү нәтиҗәсендә Абрамова өчен кырык мең тапкыр "ботлар тавыш биргәне" ачыкланды. Шуннан соң Беренче канла проект нәтиҗәләрен дөрес түгел дип тапты. Финалда катнашучыларның барысына да берәр миллион сум өләште.

Иван Ургант фикеренчә, монда балаларның бер гаебе дә юк. "Мин баланы гаепләр дип уйлыйсызмы? Баланы чәченнән йолкып китереп, көзге каршына китереп бастырып, "ничек шулай эшли алдың", дип әйтүемне көтәсезме?" - ди Ургант.

"Мин алай эшләмәячәкмен. чөнки мин монда Америка ачмыйм", - дигән ул "КП" хәбәрчесенә.

Ургант сүзләренчә, "анда булган хәлләрне балаларның берсе дә оештырмаган". "Монда тулысынча олылар гаепле. Алар алдау юлы белән җиңәргә теләгән", - дип сөйләгән Ургант "Комсомольская правда" радиосы эфирында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100