Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы бөҗәк тешли: тәне кычытса, шешсә нишләргә һәм кайчан табиб чакырырга

Черкиләр һәм шөпшә тешләгән урынга ни өчен элеккечә хушбуй гына сибәргә ярамый – шул хакта балалар табибы белән әңгәмә.

news_top_970_100
Баланы бөҗәк тешли: тәне кычытса, шешсә нишләргә һәм кайчан табиб чакырырга
Shutterstock/Fotodom.ru

Балаларның тән тиресе бик нәфис, шуңа күрә бөҗәк тешләсә, шунда ук кызыл таплар барлыкка килә, ул урын кабарып чыга һәм шешә. Җәйге аптечкада ниләр булырга тиеш һәм ни өчен тешләгән урынга элеккечә хушбуй гына сибәргә ярамый? «Гаилә клиникасы» медицина үзәкләре челтәре табиб-педиатры Людмила Галиева «Казанские ведомости» корреспонденты сорауларына җавап бирә.

Баланы черки тешләгән. Ул урыннарны эшкәртергә кирәкме?

– Әйе, тешләгән урынны сабын белән юып, антисептик чара – хлоргексидин белән эшкәртү яхшы. Аннары 5-10 минутка салкын дымлы тукыма яки сөлгегә төрелгән боз шакмаклары кую кирәк.

Бөҗәк тешләгән урында кычыту барлыкка килгән очракка базар күп төрле препаратлар тәкъдим итә. Дәва чарасы файдалы да, куркынычсыз да булсын өчен, аның составында ниләр булырга тиеш?

– Әгәр дә тире кычыта икән, аны киметүче һәм ялкынсынган тирене төзәтүче, цинклы препаратлар кулланырга мөмкин. Мәсәлән, «Каламин», «Циндол», «Цикабио», «Липикар». Шулай ук «Псило-бальзам» яки «Фенистил гель» дә рөхсәт ителә.

Бөҗәк тешләүдән тән кычытуга каршы ни өчен гормональ дарулар кирәк? Балалар өчен алар ни дәрәҗәдә куркынычсыз?

– Кычыту нык булса, антигистамин препаратлар эчәргә һәм шул урынга гормональ препаратлар сөртергә була. Мәсәлән, «Афлодерм»ны балага 6 ай тулгач кулланырга рөхсәт ителә. Табиб тарафыннан дөрес кулланылганда, гормональ мазьлар һич тә куркыныч түгел һәм зыянсыз.

Черки тешләгән баланы нинди очракта табибка күрсәтергә кирәк?

– Авырту, юеш урыннар (тире юешләнсә – ред. иск.), саргылт каты сүрү барлыкка килсә, тешләгән урынның тагын да кызаруы һәм шешнең зураюы күзәтелгән очракта. Болар барысы инфекция эләгү турында сөйләргә мөмкин, шуңа күрә табиб каравы зарур.

Бөҗәк тешләгән урынның тагын да кызаруы һәм шешнең зураюы күзәтелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Фото: © dimid_86/Shutterstock

Баланы бал корты, шөпшә, божан, төклетура тешләсә, нинди беренче ярдәм күрсәтергә?

– Шеш зурайган очракта, алда әйтелгәннәргә өстәп, 2-3 нче буын антигистамин препаратлары – «Лоратадин», «Зиртек» бирәбез. Бал кортлары тешләгән икән, 30 секунд эчендә кортның угын каты әйбер белән, иң яхшысы – пинцет белән тартып алабыз. Авырту көчле булганда, балага «Нурофен», «Ибупрофен» кебек стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар бирергә мөмкин.

1 яше тулмаган сабыйны тешләсәләр, бу – куркынычмы?

– Әгәр дә хәле әйбәт икән, урынны юабыз, салкын куябыз һәм баланың авырлыгына карап, антигистамин бирәбез.

Бал корты тешләгән икән, 30 секунд эчендә аның угын тартып алырга кирәк.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бөҗәк тешләгәндә нинди авыраюлар күзәтелергә мөмкин?

– Кешенең хәле начарлану, корт тешләгән урынның яки күзләр, авызның лайлалы тышчалары шешү, сулыш алу авыраю, тән тиресендә юеш урыннар барлыкка килү, температура күтәрелү. Бу симптомнар күзәтелсә, балага табиб ярдәме кирәк.

Әгәр бөҗәк тешләүдән бала анафилактик шок кичерсә, Квинке шешүе күзәтелсә, башка төр өзлегүләр булган очракта, өй аптечкасында ниләр булырга тиеш?

– Әгәр элегрәк бөҗәк тешләгәннән аллергия күзәтелгән булса, үзегез белән аллергик паспорт һәм шокка каршы «Эпинефрин» җыелмасын йөртегез. Моннан тыш, бизәнү әйберләрен һәм бөҗәк тешләгән урынны кысып торучы әйберләрне салырга кирәк.

Корт тешләгән очракта халык медицинасы тәкъдим иткән нинди чаралар зыян гына сала, аларны кулланырга ярамый? Интернетта ни генә юк бит: кефир, каймак, бака яфрагы, парфюм, теш пастасы, «Йолдызчык» бальзамы һ.б.

– Тешләнгән урынны серкә, спирт белән сөртергә һәм төрле компресслар ясарга кирәкми. Болар барысы да, киресенчә, тән тиресен тагын да ялкынсындыра һәм аллергия реакциясен көчәйтергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100