Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы берьюлы берничә түгәрәккә һәм секциягә йөртергә кирәкме?

«Сабый балалар бакчасына йөрсә, аннары аны түгәрәкләргә алып барсагыз, бала еш авырганга, көйсезләнгәнгә гаҗәпләнмәгез», - ди психолог.

news_top_970_100
Баланы берьюлы берничә түгәрәккә һәм секциягә йөртергә кирәкме?
https://pixabay.com

Хәзер әти-әниләрнең күбесе балаларны төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөртергә тырыша. Педагог-психолог Евгения Мартынова моның балаларның үзләренә кирәкме икәнен аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, 3-4 яшькә кадәр балага әти-әнисе белән аралашу кирәк. Бу актив кабатлап карау чоры. Мәсәлән, әтисе чүкеч белән какканын күрсә, бала да шуны эшләп карарга тырыша.

«Әти-әниләр баланы мактасын, аңа үрнәк күрсәтсен, кирәкле материалларны алып бирсен», — ди психолог.

5-6 яшьтән баланы төрле секцияләргә — биюгә, йөзүгә, спортка бирергә була. Иң мөһиме, арттырып җибәрмәскә. Юкса баланың сәламәтлеге, психикасы белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал.

«Сабый балалар бакчасына йөрсә, аннары аны түгәрәкләргә алып барсагыз, бала еш авырганга, көйсезләнгәнгә гаҗәпләнмәгез. Бер, иң күбе ике юнәлеш сайларга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бер шөгыльдән башкасына тиз генә күчә алмый әле, ә стресс китереп чыгаруы ихтимал», — ди Евгения Мартынова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100