Баланы башка мәктәпкә күчерү өчен яңа мәктәп сайларга һәм анда буш урыннар бармы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Моны уку йортының интернет-ресурсларында яки мәктәпнең администрациясендә белергә мөмкин. Урыннар булган очракта, гариза бирергә кирәк. Моны 18 яше тулмаган баланың әти-әнисе яки опекуннары эшли ала. Балигъ булган укучылар исә гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирә ала, дип хәбәр ителә Роскачество сайтында.
Гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин:
- Дәүләт хезмәтләре сайты аша;
- Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп (моның өчен алдан язылырга кирәк);
- мәктәпкә килеп (моның өчен алдан сөйләшергә һәм очрашуның төгәл вакытын билгеләргә кирәк).
Гариза белән бергә документлар пакеты да тапшырылырга тиеш.
Тулырак Роскачество сайтында белә аласыз.