Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланың бәрелеп төшкән даими тешен кире урынына куеп буламы?

20 минут эчендә юмыйча, сөртмичә тешне кире урынына куйсаң, ул урнашырга мөмкин, ди табиблар.

news_top_970_100
Баланың бәрелеп төшкән даими тешен кире урынына куеп буламы?
Абдул Фархан

Стоматологлар баланың бәрелеп төшкән тешен урынына куеп булуын кире какмый икән. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Балалар стоматологлары — ирле-хатынлы Галина һәм Константин Крыловлар үзләренең инстаграм аккаунтында шул хакта язган. Алар баланың даими теше бәрелеп төшкән очракта, аны саклап калырга тырышырга кирәк булуын һәм моны ничек эшлисен аңлата.

Иң мөһиме — тешне табарга кирәк. 20 минут эчендә теш табылса, аны кире куеп була. Нәкъ менә шушы вакыт эчендә тештәге үзенчәлекле күзәнәкләр һәм тукымалар әле кире ябышырга сәләтле була. Теш коронкасын тотып алыгыз, аның тамырына тимәскә тырышыгыз, дип киңәш итә табиблар.

Шуны истә тотыгыз — тешне урынына кире куяр алдыннан аны юарга, сөртергә ярамый. Алайса алда искә алынган күзәнәкләр юкка чыгар һәм организм тешне кире кабул итмәс.

Аннары тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100