news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы автобустан төшереп калдырган йөртүчегә штраф салаганнар

news_top

Чаллыда шәһәрара автобус йөртүчесе баланы автобустан төшереп калдырган. Шуның өчен аңа штраф салганнар. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Прокуратура материалларыннан күренгәнчә, әлеге вакыйга 20 июльдә булган. Бала Алабуга – Яр Чаллы маршруты буенча йөрүче автобуска утырган. Яр Чаллыга килеп җиткәч, «Автостанция» тукталышында яшүсмер юл бәясен түли алмаган: интернет та, үзе белән акчасы да булмаган. Шуннан соң автобус йөртүчесе баланы Казан проспекты ягына алып киткән һәм Сидоровка бистәсендә мәҗбүри рәвештә автобустан төшереп калдырган.

Прокуратура аңлатуынча, юл бәясен, багаж яки кул йөген түләүдән баш тарткан пассажирны җәмәгать транспортыннан иң якын тукталышта төшереп калдырырга мөмкиннәр. Әмма бу кагыйдә өлкәннәрдән башка йөрүче 16 яшькә кадәрге балаларга кагылмый.

Автобус йөртүчесенә карата административ эш кузгатылган. Ир-атка 5 мең сум күләмендә штраф салганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар