news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы арыслан талаган өчен, цирктан биш миллион таләп итәләр (һөҗүм мизгеле видеосы)

Фаҗигадән соң күчмә цирк директорын кулга алганнар.

news_top
Баланы арыслан талаган өчен, цирктан биш миллион таләп итәләр (һөҗүм мизгеле видеосы)

Кубань өлкәсендә циркта нәни кызга арыслан һөҗүм иткән. Баланың әти-әнисе мораль зыянны каплау өчен, цирктан биш миллион сум акча таләп итә. Алар судка гариза биргән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Әти-әнинең гаризасы җинаять эшенә өстәлгән. Бу фаҗигадән соң күчмә цирк директорын кулга алалар. Аның милегенә арест салына.

  • Фаҗига октябрь азагында була. 4 яшьлек кыз цирк-шапито тамашасы вакытында алдагы рәттә утыра. Аренага чыккан ана арыслан балага ташлана. Сабый җитди җәрәхәтләр ала.

4 яшьлек кыз исә әлегә кадәр хастаханәдә дәвалана. Аның битендәге нервы җәрәхәтләнгән. Табиблар балага берничә тапкыр операция ясаган, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар