«Баланы 6 сәгать сарайда тоткан, диюләре дөрес түгел»
Балтач районында фаҗига – 9 айлык бала сарайда йоклаган җиреннән җан биргән. Сабый Абдуллиннар гаиләсендә 10нчы бала булган. Социаль челтәрләрдә әни кешене кызчыкны салкында калдыруда гаеплиләр. «Ялгышлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча Тикшерү комитеты җинаять эше дә ачкан.
Татарстанны тагын бер фаҗига тетрәндерде – 9 айлык Зифа көндезге йокыга киткән җиреннән мәрхүм булды. Сабыйны берүзен сарайда калдырганнар, нәнинең тешләре дә чыккан вакыт булган.
Җәмилә белән Илдар Абдуллиннар Ярак-Чурма авылына Башкортстаннан күченеп килгәннәр. Гаилә башлыгына 59 яшь, әниләренә – 44. Алар 8 балалары белән агач йортта тора. Ир белән хатын рәсми рәвештә бер җирдә дә эшләми.
Кызганыч, гаиләнең иң олы уллары 18 яшьлек Рөстәм узган ел, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп бара. Бала хәсрәте кичергәндә, Җәмилә иң кечкенәләре – инде вафат Зифа белән авырлы була. Бер-бер артлы 2 балаларын җир куенына иңдерә алар. Зифаны абыйсы Рөстәм янына җирләгәннәр. Һәм, нишләптер, татар зиратларына хас булмаганча, башка каберләрдән читтә – койма янында..
«Балаларын халык медицинасы белән дәвалый»
Ярак-Чурма авылында Абдуллинарны уңай яктан тасвирлыйлар, нибары тәрбияләре бераз үзенчәлекле булуы турында әйтәләр. Аларның балалары бөтенесе дә яхшы укыган, олимпиаларда җиңгәннәр. Бер кызлары рус әдәбияты имтиханыннан 100 балл җыйган. Алар районда иң күп китап укучы гаилә дә.
Абдуллиннар гаиләсе өй шартларында сабыйларын инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәткән. Алар 2019 елда 8 балалары белән Балтачта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан. Бу хакта «Татар-информ» язган булган.
«Мин иремне бик яратам. Беренче 3 балага кадәр генә кыен ул, аннары олылары кечеләрен карый», – дип аңлаткан булган Җәмилә, балаларыгызны каравы кыен түгелме, дигән сорауга җавап биреп.
Җәмилә үзе – һөнәре буенча педагог. Балаларны бакчага йөртмәгән. «Алар табигатькә бәйләнгән кешеләр дип әйтимме соң. Балаларын тезеп, Каракүлгә су коендырырга, урманга алып китә. Үзләренең тәрбия ысуллары шундый. Хастаханәне яратмыйлар, күбрәк халык медицинасы белән шөгыльләнәләр. Шуның белән дәвалый ул балаларны», – дип сөйләгән «ТНВ» каналына Шубан авыл җирлеге башлыгы Сәгура Васильева.
«Исәнләшәләр, балалары да исәнләшә. Күршеләр белән сөйләшәләр. Балалары бераз кыргыйрак. Бик шуклар, шул ук вакытта бик акыллылар. Мәктәптә әйбәт укыйлар, күп укыйлар», – дип сөйләгәннәр авыл кешеләре.
«Балабызны саклый алмадык»
Җәмилә әле олы улының хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән. Ул улының интернетта озак утыра башлавын, аңа игътибар җитеп бетмәве турында сөйләгән булган. Хәзер үкенеч өстенә үкенеч – иң нәниләре дә җир куенында.
Әни кеше кызын көндезге йокыга тактадан ясалган сарайда калдыруын, ул сарайның абзар булмавын әйтә. Кызчыкның тешләре чыккан чак була, берничә көн алдан шәфкать туташы да карап китә. Фаҗига булган көнне Зифаның температурасы күтәрелә. Җәмилә кызчыкны имезеп, тактадан ясалган сарайда торган бала арбасында йоклатып җибәрә. Балтачка күченгәч туган балаларын да шунда йоклатуын сөйли әни кеше. «Саф һава, тыныч җир. Өйдә эссе», – дигән ул.
Калган балалар әтиләре белән су коенырга китә. 4 сәгатьтән кайтып, әтиләре Зифаның хәлен белергә керә. Ул вакытта нәни кызчык күзләрен ачып җан биргән була инде... Җәмилә, кызын 6 сәгать сарайда тоткан, диюләре дөрес түгел, ди. Ул баланы кулында гына тотып утырмавында үзен гаепли.
«Имездем дә Зифаны йокларга салдым. Гадәттә, өч сәгать йоклый иде. Чыгып караштыргалап тордым. Изрәп йоклый, тавышы килми… Дүрт сәгатьтән ирем кайтты. «Зифа уяндымы?» – дип сорый. Юк, мин әйтәм. Ирем кереп караса, зәңгәр күзләрен зур итеп ачкан да җан биргән. Алты сәгать сарайда тоткан, диюләре дөрес түгел. Моның өчен сантый булырга кирәк бит. Суд медэкспертиза кинәт үлем дигән диагноз куйды. Кеше гаепләүдән курыкмыйбыз. Башкаларның безнең турында гайбәт сөйләве мөһим түгел. Үз хаталарыбызны аңладык. Башка балалар авырганда, кулымнан төшермичә, сәгатьләр буе тотып утыра идем бит. Ник кулда гына тотмаганмын… Менә шундый уйлар кимерә», – дигән ул «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә.
Хәзер нәни баланың үлемен тиешле органнар тикшерә. Баланың тәнендә үтерү билгеләре ачыкланмаган. Өстәмә рәвештә тиешле экспертизалар билгеләнгән.