Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланны кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

Баланның шифалы үзлекләргә ия булуы элек-электән мәгълүм.

news_top_970_100
Баланны кайчан җыярга һәм ничек сакларга?
pixabay.com

Баланны дөрес итеп җыю һәм саклау турында Яндекс.Дзен язган. 

Дәвалау үзлекләре

Балан табигый антибиотик булып санала. Аның җимешләре генә түгел, чәчәге дә бик файдалы. Шуңа күрә баланны ангина, бронхит һәм ютәл вакытында актив кулланалар. Моннан тыш, гипертония һәм йөрәк авыруы белән интегүчеләргә балан төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр.

Балан ашкайнату процессларына да яхшы тәэсир итә. Әлеге җимештәге витаминнар һәм минераллар рухи характердагы проблемаларны хәл итәргә булыша. Көн саен бер калак балан ашау депрессиягә бирелмәскә ярдәм итә. 

Иммунитетытыгызны күтәрү өчен баланны бал белән катнаштырып ашау файдалы. 

Баланның тән тиресе өчен дә уңай тәэсирен билгеләп үтәргә кирәк. Ул биттәге сипкелләр, пигмент таплар, сыткылар белән көрәшә. 

Кайчан җыярга?

Баланны беренче салкыннар төшкәч җыю кулай. Шул вакытта балан әчкелт-баллы тәмгә керә. Салкыннарны көтәргә мөмкинлегегез булмаса, кызарган баланны җыеп, суыткычның катыру камерасына куярга була. 

Ничек сакларга?

Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чемләп туңдыру уңайлырак. 

Әгәр өегездә балкон, подвал кебек салкын урын булса, катырмаган килеш тә сакларга була. Балан тәлгәшләрен бәйләп, өскә асып куярга кирәк.

Баланны махсус яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечтә, яки 40-50 градуслы духовкада киптереп алырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100