Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланның файдасы нидә?

«Балакаем, балан ачы, ашама берүк өзеп», - дип җырласалар да, җырчыларны тыңларга ашыкмыйк әле...

news_top_970_100
Баланның файдасы нидә?
https://pixabay.com/ru

Баланның җимешләрендә А һәм С витаминнары бар, андагы матдәләр эчәклекне зарарлы матдәләрдән чистартырга булыша, микробларны юк итә.

Белгечләр балан җимешләрендә фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр массалары булуын билгели. Яфракларында һәм җимешләрендә серкә, валериан, олеин һәм кырмыска кислотасы да җитәрлек, дип хәбәр итә Healfolk.ru сайты.

Бай витаминлы һәм минераль состав көч кимүен профилактикалау һәм дәвалау өчен аеруча яхшы икән.

Беренче кыраулардан соң җыелган балан аеруча файдалы, дип җиткерә белгечләр.

Баланның җимешләре генә түгел, чәчәкләре, орлыклары, ботаклары, кабыгы да файдалы үзлекләргә ия. Аны шуңа да йөрәк, кан тамырлары, сулыш һәм ашкайнату системасы авыруларын дәвалаганда уңышлы кулланалар. Балан белән нервлар бозылу, салкын тиюне дәвалыйлар, алар ялкынсынган очракта ярдәм итә икән.

«Балакаем, балан ачы, ашама берүк өзеп», - дип җырласалар да, җырчыларны тыңларга ашыкмыйк, сәламәт булсак, ачысына гына түзәрбез лә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100