news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланнан кетерди торган бәлеш рецепты

news_top
Баланнан кетерди торган бәлеш рецепты

Азнакайның Мәндәй авылында яшәүче аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.

Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга, песок, крахмал (яки манный ярмасы, он) салып болгатырга, 1 генә алма булса да турап салырга.

Табага камырны җәйгәч, камыр өстенә әз генә крахмал сибәргә.

Пешкән бәлешне фольгага төреп куярга, шулай суына, йомшак, кетердәп тора, дип яза хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар