Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балан» җыры авторы Халисә Мөдәрисова: «Җырны үзәкләргә үтәрлек итеп Хәния башкарды»

Башкортстан буйлап сәфәребезнең финиш ноктасы – Нуриман районы үзәк китапханәсе иде. Биредә без 8 метр озынлыкта шәҗәрәсен ясаган шагыйрә, популяр җырлар авторы Халисә Мөдәрисова белән очраштык. Халисә апаның өлгерлеген күреп, шаклар каттым. Ә аннан соң ул безне өенә кунакка чакырды.

news_top_970_100
«Балан» җыры авторы Халисә Мөдәрисова: «Җырны үзәкләргә үтәрлек итеп Хәния башкарды»
Зилә Мөбәрәкшина, Халисә Мөдәрисованың шәхси архивы

«Үз-үзеңне аңлау, кем икәнеңне тою һәркемдә булырга тиеш»

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән Башкортстанның ярты территориясен айкап-чайкап чыктык бугай – бик күп йөрдек, бик күпне күрдек. Сәфәребезнең финишы – Нуриман районы үзәге иде. Вахит абый, биредә Актаныш районының берничә авылыннан татарлар күчеп утырган, дип таныштырды.

Үзәк китапханәдә шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова Нуриман районы үзәк китапханәсендә 8 метр озынлыкта ясалган шәҗәрәсен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, шәҗәрәдә 1500 кешенең исеме бар. 8 метрлы шәҗәрәне 1 ел эчендә әзерләгәннәр.

– Актанышта Йосыф Хуҗин дигән тарихчыга мөрәҗәгать иттек, ул Иске Җияш авылы тарихын өйрәнгән булып чыкты. Архивларны өйрәнеп, тикшерелгән материалны алып кайтып, шәҗәрә эшләдек. Баштан без аны зур ватманга кулдан язып чыктык. Аннан соң зур пленкага эшләдек. Барлык туганнарга җыелышырга тәкъдим иттек. Клуб тулы иде – барлык туганнар диярлек килде. Ярты Кызыл Яр авылы безнең нәсел булып чыкты.

Үз-үзеңне аңлау, кем икәнеңне тою һәркемдә булырга тиеш. Кеше үзенең нәселен, тамырын белергә тиеш. Үзеңнең кем икәнеңне танып белү – халкыңның кем икәнен белү ул, телеңнең кайдан чыкканын, аның кадерен, киләчәккә баруның юлын күрсәтә.

Без Минзәлә ягыннан (хәзерге Актаныш районы) күчеп килгәнбез, дип әйтә иде әбием. Рәбига әби революциягә кадәр Кызыл Яр авылыннан Габделкадыйр, Габделнасыйр, Габделсабир, Габделбасыйр һ.б. 5-6 туганыбыз килеп урнашканын әйткән иде. Район советы урнашкан җирдә Җияш дигән урам булган. Алар Актаныш районы Иске Җияш авылыннан күчеп килгән. Өч мәхәллә, мәчет төзүне оештырганнар.

Тамырларым – Нуриман районы Кызыл Яр авылыннан. Кечкенә чагымда әбием белән Кызыл Яр авылына килә идек. Бер җирдә кочып ала алмаслык 5-6 тупыл агачлары үсә иде. Шунда әбием: «Агачлар яныннан үткәндә «бисмилла» дип әйтеп, догаларыңны укы. Монда әби-бабаларыбыз ята», – дип әйтә иде. Шул колакка кереп калган иде», – дип аңлата Халисә апа.

Шагыйрә хәзерге вакытта иҗат белән шөгыльләнүен, киләсе елда 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыгуы турында әйтте һәм безне үзенең өенә чакырды.

Халисә апаның өен тәфсилләп язарга осталыгым җитмәс. Моның өчен чын язучы булырга кирәктер. Ике катлы зур өйдә ник бер тузан бөртеге булсын икән? Монда артык әйбер юк, бөтенесе үз урынында, берни дә аунап та ятмый, эленеп-салынып төшкән әйбер дә күрмисең. Иҗади тәртипсезлек, дип акланган булабыз, менә Халисә апаның өенә барып карагыз сез! Ә аш бүлмәсендәге өстәл без килешкә төрле тәм-томнар белән тулы иде. Өстәвенә, мал-туарлары да бар. Күпме эш бер хатын-кыз җилкәсенә төшкән – шаккатмалы. Үз-үзен карап йөргән, бик пөхтә киенгән Халисә апа үз яшеннән күпкә яшь күренә, сөбханаллаһ! Тиктормас, уңган-булган, бер җитешсезлеге булмаган Халисә апага сокланып кайттым. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк икән ул!

Халисә апаның өе (зал бүлмәсе)

«Иҗат иткәндә ялгызлыкны яратам»

– Халисә апа, киләчәктә үзеңнең кем булырга теләвеңне аныклау, максат куеп, шуңа омтылу кирәк, диләр. Кем булачагыгызны белә идегезме?

– Кеше дөньяга килү белән тирә-як, үзен чорнап алган чынбарлык белән таныша, аралаша, тәҗрибә туплый башлый. Вакыйгаларны чагыштыра, нәтиҗә ясый. Кечкенә кеше күңелендә дөнья белән танышу барышында ишеткән, күргән вакыйгалар эченә үзен куя, шулар арасында хәрәкәт итү теләге уяна башлый. Бишек җыры колак аша җанга сеңә башлый. Башта кыз бала курчак тибрәтә, чөнки әнисеннән шуны күреп үсә, аннары өй-хуҗалык, табак-савыт «тәти»ләре кызыксындыра аны, шулар белән уйный башлый.

Әкренләп, әни, нәнәй сөйләгән әкият дөньясы үз эченә тарта. Заманы шулай булганга, әле компьютерлар булмаганда, мин дә шундый уеннар уйнап үстем, үзем аша үткәрдем. 4 яшь тирәсендә беренче тапкыр нәнәемнән көйле, ритм-рифмалы «Сак-Сок» бәетен җаныма сеңдердем. Тәүге тапкыр шигырьгә омтылу, бәлки, шул чакта миемә, йөрәгемә үтеп кергәндер. Нәнәй дә, әни дә, картатаем да гел мәкаль, әйтемнәр, хикмәтле сүзләр, шигырьләрдән өзекләр, чагыштырулар кулланып, бер сүз белән әйткәндә – халык авыз-иҗаты белән сөйләшә иде. Шул да язу теләген тудыргандыр инде.

Аннан соң мәктәп. Укый-яза белә башлагач, авыл китапханәсе: 8нче классны тәмамлаганда татарча, башкортча, русча укылмый калган бер китап та калмаган иде. Әкиятләрдән башлап, чит ил классикларының да китапларын «су кебек эчтем». Нәнәй кич: «Утны сүндер инде кызым, соң бит», – дисә, ай нуры астында күтәрмәдә, ай булмаса, кул фонаригы яктысында юрган астында укыдым. Тәүге шигырьләрем дә 5нче, 6нчы класста языла башлады.

Халисә Мөдәрисова архивыннан

– Иҗат дөньясына ничек килеп эләктегез?

– Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Татар-рус теле кафедрасы чынлап торып иҗат эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырды. Әдәбиятны өйрәнү, халкыбызның, телебезнең үсеш тарихын белү, аңлау да иҗат эшенә тартты.

Талантлы әдипләр белән аралашу, аларның киңәшләре, иҗатлары канат куйды. Башкортстанда яшәп иҗат иткән остазлар Наҗар ага Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай, Сәйфи Кудаш, Татарстандагы әдипләр Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Илдар Юзеевның иҗаты миңа hәрчак өлге булды.

– Язучыга, шагыйрьгә иҗат итү өчен ялгызлык кирәк, диләр. Ә хатын-кызга ялгыз калу бик үк мөмкин хәл түгел: көндәлек мәшәкатьләр, ашарга пешерү, гаиләне карау һ.б. Иҗат итү өчен ялгызлык кирәк, дигән фикер белән килешәсезме?

– Александр Пушкинның бер фикере миңа туры килә: «Для творчества необходимо душевное равновесие», – дигән ул.

Миңа да язар, фикер туплар өчен «эчне кырып», бимазалап торган, тәртипсез яткан мохит комачаулый, димәк, моны тәртипкә китерергә кирәк. Ә күңелдәге борчуларны анализларга, чишелеш юлларын табарга, хәл итәргә кирәк, дип уйлыйм hәм шулай эшләргә тырышам да. «Күтәрә алмас авырлыклар бирмәм», – дигән Ходай Тәгалә.

Язар өчен тынлык, тынычлык кирәк. Иҗат иткәндә ялгызлыкны яратам.

Мостай Кәрим дә әйткән бит:

«Ыгы-зыгы, вак мәшәкать тәмам, –

Бар эшемнең чыктым очына.

Шуңа күрә hәр көн, таңнан алып,

Күкрәгемнән кошлар очырам»

Тагын икенче ягы да бар: иң беренче чиратта мин – хатын-кыз. Ходай безне кешелекне, нәселне дәвам иттерүче зат итеп яраткан, безгә пәйгамбәрлек тә, шагыйрьлек миссиясен дә бирмәгән ул. Гаилә учагы, балалар, оныклар – үзе олы бәхет. Хуҗалык, бакча, мал-туар, кош-корт, исәнлек-саулык булганда, минем өчен авыр мәшәкать түгел, мин моңа өйрәнгәнмен, эш рәтен беләм, кызык, күңелле тормыш бу. Чәчмә әсәрләр өчен менә дигән материал!

Ә инде Аллаhы Тәгалә минем күңелемә шигъри очкын да салган икән, бу – илаhи бүләк, кадерен белеп шуны кулланырга, укучыларым белән шул байлыкны бүлешергә генә кала.

– Нинди генә язучы булса да, ул, беренче чиратта, үзе турында яза. Чөнки аның иң күп белгән кешесе – аның үзе...

– Язучы әсәрләрендә күпмедер дәрәҗәдә үзе кичергән, яки аны дулкынландырган, күңел кылларына кагылган хәл-вакыйгалар, борчыган мәсьәләләр турында яза. Тик бу бөтенләе белән автобиографик әсәр булмаска мөмкин, чөнки бу – икенче жанр булыр иде. Минем әсәрләрем тулысы белән үзем хакында түгел.

Геройларымның эш-хәрәкәтләре, холык-фигыльләре, аларга бәям, hичшиксез, минем эчке дөньямны, принципларымны, дөньяга карашымны чагылдырмый калмый.

«Шагыйрь өчен җыр аша танылу – мактану була алмый»

– Сезне тамашачыга «Балан» шигыре танытты, дип әйтеп буламы? «Балан», «Гомеремнең җәй уртасы», «Төнге урам» җырлары әле дә бик популяр.

– Җыр аша халыкка танылу – иң кыска юл. Тик шагыйрь өчен бу мактану була алмый. Чөнки җырны 3 автор тудыра: композитор, шагыйрь, җырчы. Димәк, ул синеке генә түгел. Җыр аша «шәп шагыйрь ул» дип әйтү – шикле фикер! Чын шагыйрьләр җыр тексты язып бөек булмаган. Халык яратып укый торган шигырьләр язсаң – дөреслеккә туры килергә мөмкин.

«Балан» шигыре җыр булып тумады. Дөем ятак. Студент елларында күрше бүлмәгә иптәш кызлар Яңа ел каршыларга чакырды. Кердем. Бизәлгән чыршы ботагында җем-җем янган уенчыклар арасында, тыйнак кына, тартынып кына, көздән калган, кибеп барган балан тәлгәше эленеп тора. Кинәт кенә йөрәкне уеп, әни образы күңелне ярып үтте. Күпне кичергән, дөнья авырлыгын, бәхетен, кайгысын, шатлыгын күргән хатын-кыз образы! «Авыр чаклар бик күп булыр, түзәргә кирәк, балам!»

Икенче көнне үк шигырь инде цитаталарга бүлгәләнә башлады. Авыл кызлары, әниләрен сагынып, «көндәлек» дәфтәрләренә күчерә, яттан сөйли башладылар. Студент халкы – шук-шаян халык. Зачет бирә алмасалар:

«Баланны өзәләр бит, җепләргә тезәләр бит,

Авыр чаклар бик күп була, йөрәкне өзәләр бит,

Барыбер түзәләр бит!»; яки «Түзәргә кирәк, балам!» дип, «этләшә», шаярыша башладылар.

Җыр буларак ул соңрак иҗат ителде. Композиторы – Пермь егете Сәүбән Чуганаев. Кызганыч, без аның белән әле дә таныш түгелбез, бер-беребезгә сәламнәр генә юллыйбыз.

Иң беренче мин бу җырны Фәнүнә Сираҗетдинова башкаруында ишеттем. Соңрак бу җыр Нәзифә Кадырова башкаруында киң яңгыраш алды. Казанда Зөһрә Шәрифуллина башкаруында «Уятмакчы булсаң халкың күңелен» телевизион проектта бу җыр беренче бүләккә лаек булды.

Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичевның Уфа гастрольләре вакытында мин бу җырны, ниһаять, беренче тапкыр зур залда – Нефтяниклар сараенда ишеттем. Бу җырны үзәкләргә үтәрлек самими итеп Хәния Фәрхи дә үзенең кызы белән башкарды.

«Балан» җырының тарихы турында тулырак язмам «Сөембикә» журналында «Бер җыр тарихы» рубрикасында 2016 елда басылып чыккан иде:

«6 яшьлек энем мине юаткан була: «Елама, апа, елама, әни еламаска кушты». Кушты да ул, 10 яшьлек кыз балага әнидән аерылуы авыр шул. Энемнең күзләре дә тулып түгелергә тора. Менә шулай, атнаның шимбә кичендә әнигә кунакка барабыз да, дүшәмбе иртән, җитәкләшеп, 5 чакрым араны авылыбызга таба атлыйбыз, 9нчы яртыда минем дәресләр башлана. Әни күрше авылда үги әти йортында, әниләре вафат булган 4 ятим бала янында кала. Энекәш озак чыдый алмады, берничә айдан, сөйкемле сөяк булмаса да, үги әти йортына, әни янына күчте.

Мин: «Бармыйм!» – дидем. Әрнегән йөрәгемне учка йомарлап, үпкәмне эчкә йотып, авыр булса да, әнине бик сагынсам да, изгелекле нәнәй белән картатай янында, үз авылымда калдым. Ныгыныр-ныгынмас канатларым белән шул оядан зур дөньяга очтым.

Үз әтием безне миңа 4 яшь булганда калдырып киткән. Бер авылда яшәсәк тә, ул энем белән безне якын күрмәде, «балаларым» дип сөймәде, яңа хатынының улын карап үстерде, ул малай белән без бер класста укыдык. Нигә аерылышканнарының сәбәбен белмим, белергә дә теләмәдем, әти безгә чит иде.

Үги әтинең балалары – яңа туганнарым да – кечкенәләр. Иң зурысы 8нче класста, иң кечесенә 4 кенә яшь. Аларга да әниләрен югалту бик авыр иде. Әни бу гаиләне яхшы белә. Ул чорда «статистика» дигән хезмәт бар иде. Әни авылдан-авылга йөреп, сайлап алынган, уртача яшәгән совет гаиләләренең керем-чыгымнарын язып, югарыга отчет бирә.

Минем: «Нигә китәсең?» – дигән сорауга: «Кызым, балалар кызганыч бит», – диде.

Үги әти начар кеше булмады. Сугыш чоры баласы. Әтиләр фронтка киткәч, 4нче класстан тракторга утыра, җир сөрә, иген игә. Шул чорның бар үсмерләре кебек үк бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичерә. Тик, ни кызганыч, әни килгәч тә, заман чире булган йомшаклыгын, яман гадәтен ташлый алмады. Күп чияләнде әни аның белән дә, тик чыдады, аерылмады. Уртак энекәш туды. Җидебезгә дә белем биреп, аякка бастырдылар, туйлар ясадылар.

Тик үги әти йөрәк белән иртәрәк гүр иясе булды. Әни тагын ялгыз калды. Өч төрле 7 бала тәрбияләде ул. Җан җылысын тигез бүләргә тырышты. Хәзер үз балаларым, оныкларым булгач, аңлыйм: бик яратасы, кысып сөясе килгәндә дә безне – үз балаларын үги балаларыннан артык иркәләмәскә, аларның күңелен китмәскә тырышты. Шуңа микән, мин дә әни куенына кермәскә, аның кулларыннан ераграк йөрергә тырыштым. Үги туганнарым белән бик дусбыз, бертуганнар кебекбез. Алар әнигә «әнием» дип өзелеп торалар.

Үземнең әти әҗәл чире белән авыргач, безне эзләп тапты. Әни: «Карагыз, ярдәм итегез, ул сезнең атагыз», – диде. Үзебезгә алып килдек, дәваладык, хәлен җиңеләйтергә тырыштык. Гөнаһлымындыр: әтигә карата күңел төбендә барыбер боз эреп бетмәде. Яшьли сабак алдым: балалар өчен иң мөһиме – тулы гаилә. Тормыш иптәшем бик яман булмаса, балаларны ятим итмәм, ир белән яшәрмен, дидем. Ходайга шөкер, иремнең балаларны, оныкларны өзелеп яратуын күреп кинәнәм, йөрәгем шатлык һәм рәхмәт белән тула».

«Сагындым сөйгәнемне» (Рәсим Низамов башкара), «Төнге урам» (Әлфинә Әзһәмова), «Гомеремнең җәй уртасы» (Зәйнәб Фәрхетдинова), «Араларда ай гына» («Фәридә – Алсу» дуэты) – яшьлек, мәхәббәт хисләре өермәсендә туган шигырьләр. Композиторы – Илеш районы егете Мөдәрис Гәзетдинов (хәзер ул Яңа Уренгойда эшли).

«Сәхнәгә чыгасы килү генә җырчыны – җырчы, шигырьчене – шагыйрь, әз-мәз көй язалган кешене композитор итә алмый»

– Эстрадада җырларның текстларына игътибар итәсезме? «Мин сине яратам, ә син мине яратмыйсың» дип җырлыйлар. Күңелегезгә тияме бу? Җыр язучыларга һәм җырчыларга нәрсә дип әйтер идегез?

– Һәр иҗат кешесе профессиональ югарылыкта булырга тиеш. Сәхнәгә чыгасы килү генә җырчыны – җырчы, шигырьчене – шагыйрь, әз-мәз көй язалган кешене композитор итә алмый. Аның өчен теләк кенә түгел, талант та, җан да, белем дә кирәк. Кызганыч, хәзер шушы өч таләпнең кимендә икесе юк. Чиле-пешле җырлар сәнгать әсәре югарылыгында эфир яулауны даулый. Тамашачыларның зәвыгын боза.

Соңгы вакытта хәтердә калырлык бер җыр да ишеткән юк диярлек. Детдом киеме кебек бер төрле униформа көй (берсенең бераз гына «якасы» икенче төрле уелган, икенчесенең «җиңе» берсе кыска, берсе озын кебегрәк тәэсир калдыра). Җыр текстларына килсәк, бөтенләй котычкыч хәл: тема тапалган, урысча әйтсәк «пошло», ритм, рифма – көлке. Бу очракта башка «цензура кая?» дигән «кара» уйлар да килеп китә.

Сәхнә яуларга омтылган яшьләргә теләгем шул: халык алдында нинди җаваплылык алуыгызны тирәнтен аңларга тиешсез. Иң беренче профессиональ белемгә ия булырга кирәк. Иҗади көчегезне реаль бәяли белергә, сәнгать, әдәбият юлының катмарлы, җаваплы, күп көч куя торган зур хезмәт икәне сезгә ачык булырга тиеш.

«Туган телнең кысрыклануы – татар балалары өчен дә, башкорт балалары өчен дә уртак мәсьәлә»

– Сез Башкорт дәүләт институтында укыгансыз. Ул вакытта җәмгыятьтә татарларга карата мөнәсәбәт нинди иде?

– Башкортстан – уникаль туган төяк ул. 120ләп милләт халкы яши монда. Һәр гаиләдә дип әйтерлек катнаш никахлы парлар яңа оя кора. Без моңа өйрәнгәнбез, гайре табигый итеп кабул итмибез. Безнең үзебезнең микроклимат бар. Һәр ныклы гаиләдәге кебек үк үз сорауларын да, үз чишелешләрен дә үзебез хәл итәргә тырышабыз. Чөнки үз дөньяңның нечкәлекләрен синнән башка кеше аңлый да, белә дә, чишә дә алмый.

Югары уку йортларына әзерлегең кирәкле дәрәҗәдә булса, милләтең кем булуына карамыйлар. Һәр җирдә дә профессиональ әзерлек кыйммәт бәяләнә.

– Башкортстандагы татар язучылары турында сөйләсәгез иде, аларга игътибар бармы? Әсәрләре матбугатта яисә китап булып басылып чыгамы?

– Башкортстан Язучылар берлегендә татар телендә язган 60лап язучы теркәлгән. Белүемчә, бик актив эшли. Талантлы кызык әсәрләр Башкортстан hәм Татарстан вакытлы матбугатында даими басылып бара.

Белүемчә, быел 7 авторның китабы Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында басылып чыкты.

– Ничә ел мәктәп директоры булып эшләгән кеше буларак, Сезне Башкортстанда туган тел мәсьәләсе борчымый калмыйдыр. Туган тел сәгатьләренең кыскаруына фикерегез?

– Туган телнең торышы барыбызны да борчый, уйландыра. Компьютер, it-технология, «урам мәктәбе» балаларны гына түгел, ата-ананы да туган телдән биздереп бара. Җитмәсә, мәктәптә дә нинди телдә укуны ата-ана баласы өчен үзе сайлап ала, чөнки БДИ бер генә телдә кабул ителә. Хәтта хәзер нәнәй-картатайлар да – бик «грамотныйбыз», оныклар белән күбрәк ана телендә түгел, бала телендә сөйләшәбез.

Бу хәл – татар балалары өчен дә, башкорт балалары өчен дә уртак мәсьәлә.

Мин инде күптән мәктәптә түгел, шулай да әйтә алам: туган тел дәресләре ике милләт балалары өчен дә бертигез дәрәҗәдә диярлек бирелгән дип беләм.

«Бәхет хакы» спектаклендәге Зариф образы Фидан Гафаровның язмышын күз алдында тотып язылмады»

– Хакимият өлкәсендә дә эшләгәнсез. Ул иҗатка комачау итмәдеме?

– Әйе, күп еллар район хакимиятендә эшләргә туры килде. Ул чорда юньләп язып булмады. Вакыт тар булды. Иң әhәмиятлесе шул булды: бик зур тормыш мәктәбе үттем, кеше язмышлары белән якыннан таныштым. Үзгәреш, яңарыш, кыргый капитализм hәм башка тарихи вакыйгаларның шаhите булдым гына түгел, шуларның уртасында кайнадым. Бу еллар иҗат өчен бәяләп бетерә алмаслык тормыш тәҗрибәсе өстәде.

– «Бәхет хакы» дигән спектаклегез инде 10 ел дәвамында Мәҗит Гафури театрында куела. Аның аншлаг белән куелуының сере нәрсәдә?

– Андагы вакыйгалар кемгә нинди ягы белән булса да кагылмый калмый. Чөнки спектакльдә кеше язмышлары, тормыш сурәтләнгән. Һәркем үзен таный. Еш шалтыраталар: «Халисә ханым, кайдан белдегез сез минем тормышны?» – диләр.

Димәк, кешеләргә җиткерергә теләгән уй-фикерләр максатына барып җиткән булып чыга.

– Бу спектакль турында Фидан Гафаров бер әңгәмәсендә: «Әсәр минем тормышыма туры килгән», дип әйткән. Сез әсәрдәге төп герой Зарифның гамәлләрен ничек бәялисез?

Фидан Гафаров Зариф ролен чын йөрәген биреп башкара. Әсәр башта повесть булып язылды, басылып чыкты. Язылганда төп герой Зариф образы Фиданның язмышын күз алдында тотып язылмады, аның тормышындагы вакыйгаларны мин белми дә идем. Ходай җиткергән булып чыкты, чыннан да, кайбер вакыйгалар аның язмышына да тап килә.

Төп герой Зариф гамәлләренең бәясе пьесаның исемендә шифрланган: «Бәхет хакы». Пьесада кызыл җеп булып «Бәхетле булыр өчен, кемнедер бәхетле итәргә кирәк» дигән хакыйкать ята.

Әсәр музыкаль мелодрама итеп эшләнде. Композитор Мөдәрис Гәзетдинов 10 җырга көй язды. Гомумән, спектакль бик югары иҗади дулкында язылды. Талантлы режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштерде. Бүген дә театрның олы буын артистлары белән бергә талантлы яшьләре дә тамашаны бик теләп hәм яратып башкара.

Рәдиф Гаташ белән 52 елга сузылган дуслык турында: «Ул – минем өлкән дустым, остазым»

– Сез үз-үзегезгә, иҗатыгызга тәнкыйть белән карыйсызмы? Проза да, шигырьләр дә язасыз. Кайсы күңелгә якын?

– Иҗатыма бик таләпчән карыйм. Тәнкыйть белән карагач, язып торуның хәҗәте юк. Шулай да, әсәрләр арасында «уңышлы» hәм «бик үк түгел» булганнарын да белер дәрәҗәдәмен.

Беркайчан да мактау «кармагына» эләкмәдем, оялдым. Данлау, бүләкләр өмет итмәдем, кирәк-кирәкмәскә кереп, кысылып бармадым. Бары үз дәрәҗәмне, үз мөмкинлекләремне белдем, урысча әйткәндә «самодостаточный» булдым.

Яшь чакта шигырь язасы килү көчлерәк була, олыгая бару белән прозага тарта. Һәр чорның үз вакыты!

– Иҗат кешесенә, иң беренче чиратта, нәрсә җитми?

– Иҗат кешесенә hәрвакыт вакыт җитми, чөнки ыгы-зыгы, вак мәшәкатьтән котылу авыр. Бигрәк тә хатын-кыз өчен.

– Бер фотосурәткә күзем төште. Сез Рәдиф Гаташ белән дус дип беләм. Дуслыгыгыз турында сөйләгез әле.

Рәдиф абый Гаташ белән безнең дуслык 52 елга якын бара. Мин Уфада университетта студентларның «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәген җитәкли идем. Казан университетының «Әллүки» иҗат түгәрәге белән иҗади бәйләнештә булып, бер-беребезнең шигырь кичәләренә чакырыла идек. Шул елларда Казаннан бер төркем шагыйрьләр, каләм тибрәткән студентлар Уфага килде, шуннан башлап дуслыгыбыз дәвам итә. Башта хатлар аша хәбәрләшә идек, аннан соң телефон аша сөйләшеп торабыз. Ул – минем өлкән дустым, остазым.

«Балаларны тулы гаиләдә үстерүне максат итеп куйдым»

– Гаиләгез, балаларыгыз, оныкларыгыз?

– Тормыш иптәшем – җир кешесе, гомер буе авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы белгече булып эшләде. Яшьрәк чакта гел Сабантуй батыры булды, спорт ярата, баянчы, яхшы гына бии, җырлый. Ни хикмәт, шигырь аңламый (көлә). Кызыбыз – табибә, улыбыз – хокук белгече. Ике онык, ике оныкабыз бар.

– Озак бергә яшәүнең сере нәрсәдә?

– Гомер буе балаларны тулы гаиләдә үстерүне максат итеп куйдым. Кызганыч, үземә ул бәхет эләкмәде.

Гаилә бәхете балалар бәхетенә бәйләнгән. Оныклар сөюдән дә зуррак бәхет бармы икән! Тигез яшәү – чыдамлыкта да, бер-береңә юл куюда да, ихтирам итүдә дә. Олыгая бару белән бер-береңне сакларга, хәстәрләргә тырышу хисе арта бара, димәк, кадер белү мөнәсәбәтләр ныклыгын арттыра гына!

– Сез ничек ял итәсез? Көн уңышлы үтсен өчен нәрсә эшлисез?

– Авыл җирендә ничек ял итәсең? Бик арып китсәң, бераз ял итеп аласың да тагын үз мәшәкатьләреңә керешәсең. Җәен чәчкәләр үстерергә яратам, теплицада яшелчә һ.б. эшләр, күп инде алар, мин эштән авырсынмыйм.

Язучы өчен иң файдалысы – язу, яза алу! Тик hәрвакытта да бу олы hәм изгеләрдән-изге гамәл белән шөгыльләнеп булмый, ә гомер үтә...

– Халисә Мөдәрисова өчен бәхет нәрсә икән?

– Һәр яшьтә кеше өчен бәхетнең үз эталоны була, дип уйлыйм. Яшь чакта мәхәббәт бәхете, аннан соң уңышлы хезмәт, эш, аннары балаларның якты язмышын хәстәрләп аларны «кеше» итү, бәхетле булуларын күрү бәхете, олыгаю чорында бәхетле картлыкка ирешү бәхете – барысы да кешечә! Шулай булырга тиештер дә.

Тик язучы өчен тагын бер бик мөhим бәхет бар: язган әсәрләрең укучылар өчен кызыклы, озын гомерле булса, яшәү дә тулы, иҗат газабы да бәхет булып ләхетеңне каплар!

– Күңелне тырнап торган, «эх» дигән үкенечләр бармы?

– Үкенечләр юк. Тәкъдир маңгайга язылган.

– Сезнең иҗатны яратучыларга нәрсә әйтер идегез?

– Укучыларыма, гел дөнья куып, аның матурлыкларын күз уңыннан калдырмагыз, дип әйтергә телим. Туктап торып, тирә-якка, табигатькә, яхшы кешеләргә, матур җырларга, шигырьләргә игътибар итәргә онытмагыз, шат hәм бәхетле, уңышлы булыгыз!

  • Халисә Сәгыйть кызы Мөдәрисова – шагыйрә, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. Балачагы Иглин районы Үктәй авылында уза. 1970-1975 елларда Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегендә белем ала. Уку елларында ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында басмаларында актив языша.
  • Университетны тәмамлаганнан соң, Илеш районында – укытучы, 1981-1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә – мәктәп мөдире, 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында сәркатиб һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифасын башкара. 2000 елдан шагыйрә – Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе.
  • Халисә Мөдәрисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга. Халисә Мөдәрисова проза әсәрләре – хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьләр авторы буларак та китап сөючеләргә таныш.
Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Матур җырлар авторы,үтемле фикер иясенә зур уңышлар телим.Әсәрләрен яратып укыйбыз.Афәрин.
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Молодец, Халисэ апа!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100