news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балан бәлеше өчен эчлек ясауның берничә ысулы

news_top
Балан бәлеше өчен эчлек ясауның берничә ысулы
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Балан бәлешен йә яраталар, йә юк. Аны яратып та пешерә белмәүчеләр, ягъни эчлеген ничек ясарга белмәүчеләр күп икән. Шуңа сезгә берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Балан пирогын ачы һәм төче камыр белән пешерегә була, анысын үзегез сайлагыз.

1. Бер кәстрүлгә чама белән балан, квас оны, алма яки груша повидлосы, шикәр комы салырга һәм өстенә кайнар су агызырга, куерганчы болгаткалап торырга. Бу эчлекне повидлодан башка да ясарга мөмкин. Эчлек фотодагы кебек куе була.

2. Кукмарада яшәүче Наҗия Гайнетдинова балан джемы рецепты белән бүлешә, дип яза «Хезмәт даны».

Ингредиентлар: 2 килограмм балан, 1,5 килограмм шикәр комы, 150 миллилитр су.

Кәстрүлгә балан белән су салып кайнатып чыгарырга. Аннары иләк аша тукмак белән төеп үткәреп, төшләрен генә калдырырга. Сөзгән сыек массага шикәр комы кушып болгатырга, 10 минут пешерергә. Джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куярга.

«Куе джем чәй эчәргә дә бик тәмле, пирожки һәм пирог эчлегенә дә әйбәт», – дип белдерә хуҗабикә.

3. Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче аш-су блогеры Мәрьям Миннегулова мондый эчлек тәкъдим итә: 2 стакан калак белән изгәләгән баланга 3 кечкенә алма, 2 стакан шикәр комы, 3 аш калагы манный ярмасы.

Фото: © Мәрьям Миннегулованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар