Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балан бәлеше (рецепт)

Мәрьям Миңнегуловадан балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Балан бәлеше (рецепт)
Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.
Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга, песок, крахмал (яки манный ярмасы, он) салып болгатырга, бер генә алма булса да турап салырга.
Табага камырны җәйгәч,камыр өстенә әз генә крахмал сибәргә.
Пешкән бәлешне фольгага төреп куярга, шулай суына, йомшак, кетердәп тора торган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100