«Баламның елавы ачуымны китерә...»
Баламның тамчы да гаебе булмавын бик яхшы аңлыйм мин, ул әле сабый, моны махсус эшләми. Әмма үз-үземне һич җиңә алмыйм, бу ярсуымны ничек бетерергә белмим.
Мин берничә ел кияүдә. Ирем белән аңлашып, яхшы яшибез. Очраклы таныштык, мин кибеткә кофе-машина алырга килгән идем. Кофе эчәргә бик яратам, бер көнемне дә кофесыз күз алдына китерә алмыйм. Кофе-машина алу өчен берничә ай акча җыйдым. Ниһаять, кирәкле суммам җыелгач, кибеткә сайларга килдем, ул вакытта әле мин кофе-машиналарда бернәрсә дә аңламый идем. Булачак ирем Илдар шул кибеттә консультант булып эшли иде һәм миңа ярдәм тәкъдим итте. Аның ачык йөзле, мөлаем булуы шундук җәлеп итте. Ул миңа яхшы кофе-машина сайларга булышты. Шул бер очрашу җитә калды, ничектер аралашып киттек.
Бераз гына очрашып йөргәч тә, без бергә булырга теләвебезне аңладык. Бераз вакыт фатир яллап бергә яшәдек. Илдар ипотекага фатир алырга теләгән иде, әмма барып чыкмады. Вакыйгаларны ашыктырмаска, бераз көтеп торырга булдык. Шушы вакыт эчендә уйламаганда-көтмәгәндә Илдарның фатир алу мөмкинлеге килеп чыкты һәм ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин әлбәттә ризалаштым!
Туйлар уздырып тормаска булдык. ЗАГСка кереп язылышабыз да, аннан берәр кафеда утырырбыз дип сөйләштек. Акчаны әрәм-шәрәм итәсе килмәде, туачак балаларыбыз өчен җыярга уйладык.
Сүз уңаеннан, Илдар ирләргә бик хас булмаганча бик тә бала теләде. Юк, әлбәттә, күп парлар бала алып кайтырга тели инде, әмма минем ирем бу хакта көне-төне сөйләде. Телендә бала да бала булды.
Баланың кызмы, малаймы булуы аның өчен бөтенләй барыбер иде. Балага узганымны белгәч, ирем бәхетеннән сикермәде генә инде. Ә минем йөклелек чоры бик авыр узды, тугыз ай буена диярлек токсикоз җәфалады, хәтта ризыкка карый да алмый идем, шундук укшыта башлый. Төннәрен йокламадым диярлек, начар ашадым... Ирем минем яннан бер адымга да китмәде, гел ярдәм итеп торды. Тулгакларым башланганда ирем эштә иде. Мин аңа шалтыратып әйтүгә үк очып диярлек кайтып җитте.
Баламны бик авыр таптым, соңыннан да тернәкләнү өчен бик озак вакыт кирәк булды. Мин бераз аңга килгәч тә балама күкрәк сөте имезү өчен көрәш башланды. Бары тик ана сөте генә балага сәламәт, яхшы кәефтә булырга ярдәм итә дип ышана идем. Яшь әни булсам да, яңа төрле боткаларга, катнашмаларга бик шикләнеп карыйм, ышанып бетмим. Бу газап минем өчен ике ай дәвам итте. Сөтем күп булсын өчен нәрсә генә эшләдем мин! Дус кызларым киңәш иткәнчә, хәлвә белән сөтле чәйне күпме эчкәнмендер! Тик, берни дә ярдәм итмәде. Балабыз көне-төне елады гына, юньләп йокламады. Мин нишләп шулай булганын аңлый алмый тилмердем. Берсендә калган сөтемне сөзеп алганда аның үтәкүренмәле диярлек булганын күрдем. Шунда гына аңладым, баламның тамагы туймый икән бит.
Өйгә педиатр чакырдым, ул миңа балама смесь ашатырга киңәш итте. Ашата башлауга улым тынычланды, кәефе яхшырды, йоклый башлады. Нишләп баштарак балага өстәмә смесьләр бирергә башыма килмәде икән соң? Мин-минлегемне җиңәргә тырышканда, нарасыем ач йөргән бит... Балама күкрәк сөте имезү минем өчен чын газап булды. Ими башларым ярылып бетте, мескен улым тагын да ныграк көчәнеп имә, ә анда тамчы да сөт булмаган... 1,5 ай имезү миңа мәңгелек булып тоелды. Соңгы көннәрдә имезәсем килмичә җеннәрем белән карыштым. Нәрсә булганын үзем дә аңладым, еладым, башка имезәсем килмәде. Күрәсең, балам да минем халәтемне сизгәндер, ул да шуңа елагандыр. Ә мин аның елаганына түзә алмый ярсый идем. Үзем дә аңа кычкыра һәм елый башладым. Бала белән икебез арасында булган бу халәтне өзә алмадым.
Ә соңыннан баламны имезә алмаганда үземне коточкыч гаепле итеп тоя башладым. Үземне гел начар әни, баламны ашата да алмыйм дип уйлый идем. Өстәвенә, күкрәк сөтенең файдасы турында әллә никадәр язма укыдым. Интернетны ачуың була, балага күкрәк сөте имезү файдалы, ә ясалма смесьләр төрле авырулар китереп чыгара дигән язмага төртеләсең... Ә соңыннан чын ана һичшиксез баласына күкрәк сөте имезергә тиеш дигән язма укыдым...
Хәзер улыма 3 айдан артык, инде 1,5 ай мин аңа смесьләр ашатам. Баламны бик яратам, ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Кайвакыт төннәрем уянам да, йоклап яткан улыма сокланып карап торам, аның матурлыгыннан тыннарым кысыла хәтта. Дөньядагы бөтен балалар арасында минем улым иң сөйкемлесе, матуры дип саныйм.
Әмма, бер «әмма» бар... Мин аның елавына түзә алмыйм, хәтта еларга җыенып шыңшый башласа да җен ачуларым чыга. Үзем белән нәрсә майтарылганын аңламыйм, әмма улымның кычкыруын ишетүгә үк миндә әллә нинди хайвани инстинкт уяна, буып үтерәсем килә башлый... Бу минутта мин үз-үземнән курка башлыйм.
Ирем белән арабыз бик яхшы, сүз әйтерлек түгел, Аллага шөкер. Интим тормышыбыз да искиткеч, хәтта кайбер яшьләр дә көнләшерлек. Тормыш шартларыбыз да бик әйбәт, аерым фатирыбыз бар. Ирем дә бик яхшы, бик уңдым аннан. Аллага шөкер диген дә, тормышка куанып кына яшә бит инде, әмма нәрсәдер китек. Баламның тамчы да гаебе булмавын бик яхшы аңлыйм мин, ул әле сабый, моны махсус эшләми. Әмма үз-үземне һич җиңә алмыйм, бу ярсуымны ничек бетерергә белмим. Улымны күтенә сугып алырга яки аягын тартырга мөмкинмен. Ә ул моннан курка һәм тагын да ныграк елый башлый. Шул мизгелдә үземне күралмыйм, каргый башлыйм. Үземнең яраткан, кадерле балама зыян салырмын дип бик куркам. Нәрсә эшләргә миңа?
Инде бу ярсумыны, ачуымны басарга ярдәм итәр дигән өмет белән тынычландыра торган дарулар да эчә башладым. Белмим, ярдәме булырмы. Әмма мин бик куркам һәм нәрсә эшләргә кирәген белмим.
Минем шикелле берәр кеше бар микән? Шуны беләсем бик килә минем…