Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баламны матурлык конкурсында катнаштыру өчен тугыз мең сум акча сорадылар"

Җиткән кызларны гына түгел, сабый кызларны да матурлык конкурсларында катнашырга чакырган игъланнар күргәнегез бардыр. Әлбәттә, һәр ата-ананың кызын иң матуры итеп күрәсе килә, шуңа андый конкурслар ымсындыра да. Тик аны-моны уйламый гына ризалык бирмәгез. 

news_top_970_100
"Баламны матурлык конкурсында катнаштыру өчен тугыз мең сум акча сорадылар"
Күптән түгел редакциябезгә кызын матурлык конкурсында катнаштырган бер ана мөрәҗәгать итте. Динә ханым (исеме үзгәртелде) шикләре белән уртаклашты: бәйгедә катнашуын катнашканнар, тик бер нәрсә аларны сагайткан...

- Инстаграмда кызымның фотосы астына комментарий яздылар. “Без сезне республикакүләм матурлык конкурсында катнашырга чакырабыз”, - дигәннәр һәм телефоннарын калдырганнар. Без шул телефонга шалтыраттык, сөйләштек, вакытын әйттеләр, “Килегез”, - диделәр. Очрашу Казанның бер ресторанында булды. Сораштырдылар, анкета тутырдык, кызларны йөртеп карадылар, фотолар ясадылар. Конкурста катнашырга теләгән кызларны сайлап алган вакытта бернинди танылган шәхесләр юк иде, бер яшь кыз һәм фотограф кына утырдылар. Берничә көннән “Сез үттегез” дигән җавап белән безне конкурста катнашырга чакырдылар. Атнага ике тапкыр өйрәнүләргә барасы дип аңладым. Конкурсы да шул ук ресторанда булырга тиеш иде. Катнашу өчен 9000 сум түлисе, ул бәягә корона, диплом, ленталар, алар үткәргән укулар, күлмәкләр керә. Тик соңгы көнне сәхнәгә чыкканда кияргә дигән күлмәкләрне үзебез сатып алырга тиеш идек. Аннары, нәтиҗәсе буларак, модель агентлыкларына язабыз, фотоларга төшеп акча эшли алырсыз дип өметләндерделәр. 

Инстаграм аккаунтын тикшергәннән соң, әлеге матурлык конкурсының барлыкка килгәненә бер ел гына булуын ачыкладым, дип сөйләде Динә ханым. Алга таба бу агентлык белән бәйләнергәме, юкмы дигән шикнең нәкъ менә шуңа барлыкка килүен әйтте. "Бу ышанычлы оешма микән, әллә акча эшләү өчен генә корылган микән, аны ничек тикшереп була?" - дип мөрәҗәгать итте ул редакциягә. 

Без әлеге агентлыкка мөрәҗәгать иттек һәм аның директоры Индира Гыйбадуллина белән аралаштык. 

"Безнең жюрида татар эстрадасы җырчысы Лилия Гыйматдинова да бар иде"

Агентлык яшь булса да, үсештә, диде Индира Гыйбадуллина. “Мондый агентлыклар үзләренә акча гына эшли" дигән сүзгә ничек карыйсыз?” - дигән сорауга ул “Башка агентлыклар өчен җавап бирә алмыйм, ләкин бездә алай түгел”, дип җавап бирде.

- Балалар конкурста финалга узганчы кастинг узарга тиеш, аларны без үзебез сайлыйбыз, җитәкчеләр белән киңәшләшәбез. Кастингны узучылар мастер-классларда катнаша, өйрәнүләргә йөри, шуннан соң матурлык конкурсының финал этабы уздырыла. Монда инде жюри чакырыла, алар арасында гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, мода өлкәсендә эшләүче кешеләр, эстрада артистлары була. Мәсәлән, татар эстрадасы җырчысы Лилия Гыйматдинова да жюри буларак катнашты. Финалдан соң җиңүчеләргә Россиякүләм конкурсларда катнашу тәкъдим ителә. Без җиңүчеләребез белән горурланабыз һәм алар белән алдагы көндә дә элемтәдә торабыз, - диде модельлек агентлыгы директоры. 

"Әти-әниләр шикле игъланнарга сатыла"

Кечкенә кызлар өчен күп еллар дәвамында республикакүләм “Мини мисс Татарстан” бәйгесен оештыручыларның берсе, "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова матурлык конкурсы өчен агентлыкны җентекләп сайларга өнди.

 

- Кайвакыт балалар белән аралашырга хокуклары булмаган кешеләр ниндидер чаралар оештырырга тотына. Иң куркынычы шул, әти-әниләр, кайда һәм ни өчен барганнарын һич кенә дә уйламыйча, ниндидер күзгә ташланып торган игъланнарга сатылалар. 

Минем киңәшем шул: баланы матурлык конкурсына гына түгел, гомумән, кайда гына алып барсалар да, алдан оештыручы кешеләрнең кемнәр икәнен аңларга кирәк. Аларның күпме вакыт бу өлкәдә шөгыльләнүләрен, профессиональлек дәрәҗәләрен карарга кирәк. Конкурсның тарихын өйрәнергә була. Әгәр дә ул оешма әле барлыкка килгән генә икән, эксперимент буларак барып карарга була инде, тик нәтиҗәсе нинди булыр... 


Әгәр дә социаль челтәрләрдә матурлык конкурслары турында мәгълүмат күрәсез икән, иң элек тикшереп чыгыгыз. Бездән дә сорый аласыз, безнең бу эштә зур тәҗрибәбез бар, ул конкурста катнашырга кирәкме, юкмы икәнен киңәш итәрбез. 

Әти-әниләр акча түләп балаларына титулны сатып кына алалар бит, һәм бу аларны канәгатьләндерә. 

Матурлык конкурсы куркыныч түгел. Тик ул идеяне кимсетүдә, җиңел табыш артыннан кууга корылган, яки аның мәдәни таянычы юк икән – бу, һичшиксез, куркыныч. 

Әгәр дә без балаларны үз-үзенә ышанырга өйрәтәбез, этика һәм эстетика турында сөйлибез, сәләтләрен үстерергә ярдәм итәбез һәм продюсерлык алабыз икән, монда бернинди начарлык та юк. Балалар тырышлык куеп өйрәнергә кирәк икәнен аңласын өчен, конкурста барысы да чын-чынлап булырга тиеш. Без “Өйрәнегез һәм матур булыгыз!” – диябез. 

Рамил Гарифуллин: Һәр ананың баласын матур итеп күрү теләге - проблема

Казан Федераль Университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин бала өчен матурлык конкурсында катнашу бик куркыныч дип саный.
 


- Матурлык конкурслары – ул бары тик табигый буй-сынны гына бәяли торган бәйгеләр. Анда кеше күңеле, сәләте булган шәхес кебек каралмый. Бала өчен аның тышкы кыяфәте бәяләнгән матурлык конкурсында катнашу бик куркыныч дип саныйм. Ә менә кайсы бала сәләтлерәк, фәндә яки сәнгатьтә акыллырак, спортта яхшырак икәнен билгеләүче конкурслар – бу башка эш. 

Хәзер матурлык конкурсларында еш кына баланың сәләтләренә бәйле чыгышлар өстиләр. Тик кеше матур булмыйча, яхшы җырласа, ул җиңүче була алачакмы соң? Ул нәкъ менә матурлык конкурсы җиңүчесе булырмы? Шуңа күрә, бу өстәмә номерлар – матурлык конкурсы балалар өчен куркыныч дигән тәнкыйть килеп чыкмасын өчен маскировка гына.


Бу әниләр проблемасы. Анада иң матур бала аныкы икәнен күрсәтү теләге туа, аның казанышы буларак дөньяга матур кыз китерү санала. Мисал китерәм: әти-әнисе баласын атаклы музыкант итеп күрәсе килгәннән, үзләренең проблемасын чишеп, баланы музыка мәктәбенә бирә. Әгәр бала музыка белән кызыксына, ансыз яши алмый икән – бу инде башка очрак. Ә матурлык конкурсларында сәләт критерие бик бәхәсле. Матурлыкта сәләт бар мени? 

Кайбер әти-әниләр психолог ярдәменә мохтаҗ, чөнки алар үз проблемаларын балалар ярдәмендә чишәләр. Моны теләсә кайсы психолог раслый ала. Аеруча, әти-әниләр психологка баласы белән мөрәҗәгать иткәндә, проблема балада түгел, ә үзләрендә икәне ачыклана. 

Нәтиҗәсе шул, бер якта безнең психологик проблемаларын балалар ярдәмендә чишүче ата-ана, ә икенче якта куштырнаклар эченә алынган психотерапевтлар, ягъни шул матурлык конкурсларын оештыручылар. Шулай итеп, акча – әти-әниләрнең психологик проблемаларына бәйле хәйлә коруның нәтиҗәсе. Монда балалар читтә кала, оештыручылар акча җыя, ә әти-әниләр үзләренең психологик проблемаларын чишә, бала еш очракта конкурста ни өчен катнашканын аңламыйча да кала.


Әгәр дә инде бала үзенең тышкы кыяфәтенә чиктән тыш игътибар бирә, һәм ул аның төп һөнәренә әйләнә икән – бу шулай ук проблема. Әгәр бала үзенең үсешенең нигезе һәм кыйммәте итеп матурлыгын күрә икән – бу нормаль күренеш түгел, -диде Рамил Гарифуллин.

Психологлар гына түгел, ә хәтта кайбер модель агентлыклары матурлык конкурсларына каршы икән. Мәсәлән Белоруссиядәге балалар модель агентлыкларының берсендә матурлык конкурслары оештыру белән шөгыльләнмиләр, алар балаларны тик камера алдында үз-үзләрен тотарга, фотога төшәргә, матур итеп йөрергә өйрәтәләр.

- Шәхси тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам, матурлык конкурслары файда һәм уңай тәҗрибә китерми. Андый бәйгеләр – гадәттә, әти-әниләрнең дан яратуы һәм аларның үткән комплекслары чагылышы. Күп очракта балалар кайда һәм ни өчен килгәнен дә аңламыйча кала, - диде агентлык җитәкчесе Анна Ляшенко

- Ә модель агентлыкларына килгәндә, аларны анализлап, чагыштырып тикшерергә кирәк. Хәзерге вакытта алданмый калу бик авыр. Инстаграмдагы матур рәсемнәргә сатылырга ярамый. Болар барысы да уйлап чыгарылган нәрсә түгелме икәнен белергә, кешеләр калдырган бәяләмәләрне өйрәнергә кирәк, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100