Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баламны кулыма ала алмыйм». Кибет янында кулын сындырган хатын ярты миллион сум сорый

news_top_970_100
«Баламны кулыма ала алмыйм». Кибет янында кулын сындырган хатын ярты миллион сум сорый
"Татар-информ" архивы

Иркутск шәһәрендәге сәүдә үзәге янында Маргарита исемле яшь әни таеп егылган һәм кул чугын сындырган. Ул хәзер 10 айлык баласын кулына ала алмый. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин егылдым һәм шунда ук кулыма нидер булганын сизеп алдым. Кулым зәңгәрләнеп килде һәм авырта башлады. Узып баручылар миңа торып басарга ярдәм итте, бераз еладым да иремә шалтыраттым. Ул килгәч, без сәүдә үзәге администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Минем дәгъвамны әйттек, ләкин сакчылардан башка кеше тапмадык, алар кабат килергә әйтте», – ди Маргарита.

Травмпунктта кул сөяге сынуын, тез башлары бәрелүен раслыйлар. Дүрт атнага гипс куялар.

«Мин декретта утырам, 10 айлык балам бар, ирем көн буе эшли. Бала карашырга әнине чакырырга туры килде», – ди ул.

Берничә көн узгач, Маргарита сәүдә үзәге администрациясе белән очраша. Җитәкчелек бу эшне юристлар җәлеп итмичә генә хәл итәргә тәкъдим итә. Маргарита компенсация алырга җыена. Бозлы юлда таеп егылгач барлыкка килгән уңайсызлыкларны ул ярты миллион сумлык дип бәяли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100