Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балам үлгәнен күреп тордым». Яшь әни бала тапканда клиник үлем кичергән

news_top_970_100
«Балам үлгәнен күреп тордым». Яшь әни бала тапканда клиник үлем кичергән
"Татар-информ" архивы

Колымада бала тудыру йортында сабый үлгән. Әти-әнисе көтеп алган Богдан 12 көн генә яшәп кала. Әлеге көннәрдә Богданның анасы клиник үлем кичерә, органнары эшләми башлый, кан сава. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Анастасия – Магадан өлкәсенең Сокол бистәсендә яшәүче 23 яшьлек хатын, моңа кадәр сәламәтлеге белән борчулары булмый. Беренче тапкыр авырга узгач, эштә вакытта кан китә, һәм ул баласын югалта. Аннары озак вакыт балага уза алмый.

2022 елда Анастасия авырга узуын белә. Ул табибларның киңәшләрен үтәп, кирәк чакта хастаханәгә ятып тора.

«Мин витаминнар эчтем, УЗИ да барысы яхшы булуын күрсәтте. Бернинди проблема булмады», – ди бу хатын.

6 августта Анастасия эче авыртуын сизә, гинеколог аны терапевтка җибәрә, аннары хастаханәгә салалар. Анастасиянең бөерләре авырту ачыклана. Ләкин аны Магаданда хастаханәгә салмыйлар, кабат Соколга кайтарып җибәрәләр. Ул больничныйга чыга. Аннары кабат гинекологка бара, табиб бала тудыру йортына шалтырата. 9 августта хатынны хастаханәгә салалар. Тикшерәләр, антибиотик бирәләр.

Иртән шәфкать туташлары аңа ач карынга антибиотик эчертә, 2 сәг узгач, Анастасия тормышында тәмуг башлана. «Мин зарландым, антигистаминнар кададылар. Сәгать узган саен хәлем начарланды. Миңа тик ятарга куштылар, барысы да уза, диделәр. Аннары мин сулыш ала алмый башладым», – ди Анастасия.

Палата күршеләре табибларга хәбәр итә, шәфкать туташы ашыкмый гына килә, аннары китеп тә бара. Бераздан реанимация бригадасы ярым аңында булган хатынны өлкә хастаханәсенә алып китә. Анастасиянең ашказаны җәрәхәте булуы ачыклана.

«Мин беркайчан да ашказаны авыртуны белмәдем. Миңа антибиотик начар тәэсир итте. Өлкә хастаханәсенә килгәнче үк, табиб бала белән нидер булуын әйтте, гипоксияме, сфиксияме», – ди Анастасия.

Кичке 7ләр тирәсендә Анастасиягә анестезия бирәләр, шуннан соң ни булганын ул үзе белми. Ул икенче генә аңына килә.

Табиблар сүзләренчә, кесарев кисеме ясаганда, анда көзән җыеру, конвульсия башлана, органнары эшләүдән туктый, сулышы алуы туктала, аннары клиник үлем була.

Яңа туган Богданны ИВЛга тоташтыралар, берничә көн буена әни кешене баласы янына кертмиләр. Аннары рөхсәт итәләр. «Мин аңа карап тордым, бик кечкенә иде, бөтен җиреннән көпшәләр чыгып тора. Башта сөтемне савып бирдем, аннары улымның ашказаны эшләми башлады, аннары тагын эшли башлады. Шуннан соң үпкәсенә кан сауды. Улым үлә башлаганда, мине чакырдылар, мин аны терелтергә маташуларын күреп тордым. Улым туганнан соң уникенче көндә үлде», – ди Анастасия.

Табиблар бала үлемендә анасын гаепли. Хастаханәдән чыгарганда: «Шуны аңла – мондый хәл булган кешеләр арасында син беренчесе дә, соңгысы да түгел», – дип әйтәләр.

Хәзер Анастасия гаделлек эзли. Ул прокуратурага, тикшерүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100