«Балам кайтты. Күреп туя алмыйм»: Шагыйрә Гөлара Шәрипованың улы армиядән кайткан
Арчада яшәүче шагыйрә Гөлара Шәрипова тормышындагы куанычлы мизгелләре белән уртаклашты – аның улы армиядән кайткан.
«Бер елдан соң улым белән кадерле очрашу мизгелләре... Ниләр хис итүемне язарга сүзләр таба алмам... Йә Раббым, балаларыбызга бәхетле, озын гомерләр насыйп ит. Балам кайтты, ә сагыну хисе һаман да басылмый... Күреп туя алмыйм. Менә әле дә үзем язам, ә үземнең күзләремнән яшьләр тәгәри генә», – дип сурәтли бу очрашуны ана.