«Балам исән калган булса, табибларны гафу итәр идем»
Бала табу йортыннан шатланып кына түгел, ә хәсрәт-кайгыга батып чыгучы аналар да бар. Юля, икенче тапкыр ана булу шатлыгын кичерәм дигәндә генә, баласын җирләргә мәҗбүр була, үзе дә чак кына үлемнән кала. Бу хакта ул «Афиша Daily» порталына сөйли.
Юля (37 яшь):
«Үзем белән булган тарихны озак вакытлар кычкырып сөйли алмадым, бу – минем өчен кабаттан тәмуг утларында яну белән бер. Беренче кызыбыз Машаны да 5 ел көттек. Беренче йөклелегем күңелсез тәмамланган иде. Икенче тапкыр авырга калгач, аны медицина ягыннан күрсәткечләр аркасында өзәргә туры килде. Балада генетик авыру барлыгы ачыкланган иде. Шуннан соң ирем белән дәвалану курсы уза башладык. Бик күп төре дарулар, гормоннар эчтем, уколлар ясадылар. Бераздан мин кабат балага уздым.
Иркутскидагы иң яхшы табибта бала табам дип, шунда киттем. Табиб мине йөклелек чорында ук күзәтеп барды. Бала табу мизгелләре дә бик яхшы узды, ирем янымда иде, 12 сәгать дигәндә, сау-сәламәт кызыбыз дөньяга аваз салды. Шулхәтле рәхәт булды, хәтта бала табу йортыннан китәсе дә килмәде.
«Көтеп алынган бәхет»
Кызыма 1 яшь тә 8 ай булганда, үземнең кабат авырлы икәнемне белдем. Безнең өчен көтелмәгән хәл булды, чөнки монысында мин табибларга да йөрмәдем, дарулар да эчмәдем. Бәхетебезнең чиге булмады. Яшь арасы да күп түгел, балаларыбыз аерылмас дуслар булырлар, дигән уй белән уяна һәм шуның белән йоклап китә идем.
Йөклелегем дә яхшы гына үтте. Кәефем яхшы иде, эшләдем дә, бала тууга да әзерләнә идем. Монысында да баламны Иркутскида табарга, дип уйлаган идем дә, тик пандемия башланды. Авыручылар саны күплегеннән куркып, үзебездә – Братск шәһәрендә генә бала табып була, дигән фикергә килдем. Шул вакыттагы карарым өчен үземне бүген дә гафу итә алмыйм.
Хатын-кызлар консультациясендә бала таптырырлык яхшы табиб турында белештем. Фамилиясе дә еш ишетелә, дип, күпләр аны тәкъдим иткәч, шул табибта тукталдым. Табибка консультациягә баргач, ул миңа бик ошады. Бу апрель башы иде, бала табу вакытын 26сы дип билгеләнгән. Табиб миңа вакытыннан алда бала табу куркынычы барлыгын әйтте. Коронавирус аркасында, бала табу вакытында ирем белән бергә булырга рөхсәт итмәделәр.
Табиб миңа якын арада гына тагын бер тапкыр килеп күренергә кушты. Бу пәнҗешәмбе иде. Акча түләп бала табарга әзер хатын-кызларны үзе эшли торган көнгә чакыртып, үзләренә дә әйтмичә, бала табуны «стимулировать» итә торган булган. Үзе сменасына туры килсен өчен.
Ул мине гинекология креслосында карады. Бала табарга әле тагын 10 көн вакыт бар иде. Табиб «карыйм гына, берни эшләмим» дип вәгъдә бирсә дә, әллә ничек авырттырды, бик рәхәт булмады. Шул көнне үк ул миңа бала табу буенча договор кирәкме икәнен сорады. Минем өчен иң мөһиме: яхшы гына исән-сау бала табу иде. Шуңа без табиб белән акчаны аның кулына гына бирүебез турында сөйләшеп куйдык. Янәсе, болай акча күбрәк медицина хезмәткәрләренә эләгәчәк. Аннан, чыгып киткәндә үк, ул миңа: «Карап торырбыз, бүген үк киләчәксең», – дип, күз кысып куйды.
«Бала табу бүлмәсендә тәмуг башланды»
Берничә сәгатьтән мин җиңелчә генә тулгаклар башлануын тойдым. Шунда гына табибның тизрәк бала таптыру өчен нидер эшләгәнен аңладым. Бала табуны «стимулировать» итүнең төрле ысуллары бар: стриппинг – кулы белән анaлык муентыгының (шейка матки) тышчасын алу, мизопростол дигән әйберне перчаткаларына сылап, аналык муентыгына тидерү. Тулгагым ешрак кабатланды, бик авырта иде. Әйберләремне җыеп, кичке сәгать дүрттә бала табу йортына килдем.
Мине бала табу бүлмәсенә озаттылар. Менә шунда тәмуг башланды да инде... Мин бала табу бүлмәсендә, тулгакларымнан җәфаланып, гаиләм белән телефоннан язышып утырдым. Соңыннан бүлмәгә акушер, минем табибым һәм тагын башка табиблар кереп йөри башлады. Яшел костюмлысы мине эпидураль анестезия ясарга күндерә башлады: «Әле тиз генә тапмаячаксың, нәрсәгә тиккә җәфаланырга. Йоклап алырсың, хәл җыярсың», – диде ул. Шул чакта аңардан баш та тарта ала идем бит, тик мин табибларга тулысынча ышандым.
Күпме вакыт үткәнен мин инде аңламый идем. Беренче эпидураль анестезиядән соң берни тоймасам да, миңа икенчесен ясадылар. Табиб белән үземнең куркуым белән дә бүлештем. Анестезияне дөрес ясамаулары аркасында, кайбер бала табучы хатын-кызларның тулгакларын бөтенләй тоймый башлаулары турында ишеткәнем бар иде. Табиб, бала табыр вакыт килеп җиткәч, барысының да җайланачагына ышандырды.
«Бала таба башлаганымны тоймадым»
Бала таба башлаганымны табиб һәм шәфкать туташларының йөгереп йөри башлауларыннан гына аңладым, үзем билдән түбән өлешне бөтенләй сизми идем.
Алар миңа көчәнергә кушып акырырга тотындылар. «Үле бала яки инвалид табасың киләме синең!» – дип кычкырып тордылар. Бар көчемә көчәндем, тик үзем берни тоймадым. Шунда табиб һәм тагын берсе эчемә бик каты итеп баса башладылар. Басалар да, аста нәрсә бар икән дип карап алалар да, тагын, авырттырып, эчемә басалар... Күкрәгемдәге авыртудан тын ала алмый башлар чиккә килеп җиттем. Алар миңа «Кристеллер алымы» дигән чараны кулланып, ягъни баланы «сытып чыгару» юлы белән бала таптырмакчы булганнар. Бу алым Россиядә рөхсәт ителмәгән.
Баламны исән килеш таптыруларын сорап, кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләүләрен үтендем. Шуннан соң кисеп җибәрделәр дә кызымны чыгардылар. Аның башы асылынып торганын гына күреп калдым. «Юля, бик начар, бик начар», – дип, табиб йөгереп чыгып китте. Баламның тавыш бирмәвенә борчылып, үзем елый башлагач, миңа укол кададылар.
Кич белән ирем шалтыраткач, аңа: «Хатыныгыз белән барысы да әйбәт, кызыгыз реанимациядә», – дигәннәр. Баланың хәле начараюны минем начар көчәнүем аркасында дип аңлатканнар. Бик каты авыртуларга чыдый алмыйча зарлана башлауга, миңа уколлар кадап миңгерәйтәләр иде.
Иртән табибтан ялварып сорап, кызым янына барып килдем. Авыртудан тураеп баса да алмый идем. Кызым төрелгән килеш колпак астында ята. Ул – дөньядагы иң матур кызларның берсе. Ул вакытта сабыемның яшәүгә бөтенләй өмете юклыгын мин әле белми идем.
«Дүрт литрдан артык кан югалттым»
Авыртуга, күпләп кан агуга зарлансам да, узи белгече килгәнен көттеләр, ә миннән 11 сәгать буе кан акты. Узига мине каталкага салып алып бардылар. Карагач, аның күзләре акайды: «Аналыкта кан. Операциягә!» – диде ул.
Табибларның терсәкләре баскан урыннан минем аналыгым ертылган. Бала тапканнан соң, гадәттә, табиблар хатын-кызны куллары белән карыйлар, ә мине алай итеп тормадылар. Дөрес, кәгазьләргә «карадык» дип язганнар. Авырып, эчтә кан агып ятканда, алар мине авыртуны баса һәм йоклата торган уколлар белән тоттылар.
Операция вакытында аналыгымны һәм уң як күкәйлегемне алдылар. Барлыгы 4,5 литр канымны югалтканмын, 10 минутка йөрәгем туктап торган...
Эчке кан агуны кан тамырлары хирургы килгәнче туктата алмаганнар. Ул гына минем гомеремне саклап калды. Табибларга шалтыратып, минем турында берни дә белә алмагач, ирем һәм кайнанам бала табу йортына килгәннәр. Иремнең сүзләренә караганда, операциядә катнашкан табибның сөйләшкәндә куллары да, тавышы да калтыраган. Бала турында сорагач та: «Балагыз турында онытыгыз, Юля яшәү белән үлем арасында», – дигән табиб.
Реанимациядә яткан 2 көнне белмим. Табибның, миңа иелеп: «Сине Иркутскига алып баралар, әле яшисең», – дигән сүзләре генә истә.
Өченче тәүлектә мине Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолетында Иркутскига алып киткәннәр. Анда ясалган операциядән соң, 3 көннән мин аңыма килдем.
«Яңадан йөрергә өйрәндем»
Иркутск хастаханәсендә мин 1 ай яттым, яңадан йөрергә өйрәндем. Карантин аркасында туганнарымны, якыннарымны күрә алмадым. Ул вакытта үлемнән бик курка идем. Йоклый алмый интектем, еладым да еладым… Психотерапевт миңа йоклата торган дарулар һәм антидепрессантлар язды. Ирем һәрвакыт телефон аша элемтәдә иде. Ул хәтта төнлә дә телефонының тавышын басмый иде, чөнки мин, паникага бирелеп, төн уртасында да аңа шалтырата идем. Үләсе килгән вакытлар да булды. Олы кызым барлыгына гына яшәдем. 1 айдан соң мине хастаханәдән чыгардылар.
Өемә ашыгып кайттым. Анда мине ике кызым көтә иде. Кечкенә кызым 41 көн яшәде. Без аны бөтен шәһәрдә алмагачлар чәчәк атканда җирләдек. Минем кечкенә фәрештәм, язгы чәчәгем минем...
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылды, бик күп тикшеренүләр булды. Братск шәһәре перинаталь үзәге табиблары минем имзамны үзләре ясап куйган. Моны графология экспертизасы раслады. Мин бала табу вакытында үземне дөрес тотмаганмын, вакуумнан баш тартканмын, табиблар сүзен тыңламаганмын, көчәнмәгәнмен кебек сүзләр язып тутырганнар. Табибларның мондый ялганына ышана алмадым.
Син табибларга җаның, тәнең белән ышанып киләсең. Синең балаң һәм үз гомерең дә алар кулында. Үзеңне берничек тә яклый алмыйсың, әле аннары да алар теләсә нәрсә ялганлый ала, ә син хәтта моның дөрес булмавын да исбатлый алмыйсың. Менә шундый чынбарлык.
Бала табу йортының баш табибы янына да бардым. Сау-сәламәт хатын, вакыты килеп җитеп, бала табарга килә. Табиблар баласын үтерәләр, ә үзеннән инвалид ясыйлар. Сәламәтлегем белән кыенлыклар әле арта гына. Операция вакытында сидек куыгына тигәннәр. Берничә ай подгузник киеп йөрергә туры килде үземә. Эмоциональ яктан булган кыенлыкларга мондый төр проблемалар килеп кушылу мине тагын да какшатты. Күптән түгел генә сидек куыгымны тегү операциясе булды. Аннан соң тагын берсе булачак. Диастаз барлыкка килеп, эчәклегем шунда төшеп киткән.
Минем тарих күп кенә җирле матбугат чараларында чыкты, бик күп хатын-кызлардан фикер-җаваплар килде, алар миңа терәк булдылар. Алар барысы да безнең бу бала табу йортыннан, табиблар агрессиясе, дорфалыгыннан куркалар икән.
Антидепрессантлар эчеп яшим. Алар булмаса, белмим, нәрсә булыр иде. Бала тапканда күргәннәремнән соң минем гаиләмнең тормышы элеккечә булмаячак. Миңа «травма аркасында стресс бозылуы» дигән диагноз куйдылар. Бу яра гомерем буена да төзәлмәс. Балам исән калган булса, табибларга барысын да кичерер идем. Мин кызымны өзелеп көткән идем...