news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балам башка йөри алмый». Энергетиклар эчкән егетнең ашказаны асты бизе үлекләгән

news_top

Петербург табиблары 5 ел буена энергетиклар эчкән яшүсмернең гомерен саклап калу өчен тырыша. Хәзер ул инвалид коляскасында гына йөри һәм сөйләшкәндә дә сулышы кысыла. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Артемий 7-8 сыйныфтан энергетиклар эчә башлый. Аннары көненә 2-3 норма энергетик эчә башлавын үзе дә сизми кала.

«Кичен иртәрәк ятасы урынга, иртән энергетик эчтем. Менә шулай гадәткә керде», – ди ул.

16 яшьтә аңа баскычтан менү кыенлаша, ләкин ул эшнең энергетикларда булуын аңламый әле. Нәтиҗәдә аның ашаказаны асты бизендә үлек җыела башлый.

«Үлек аркасында бөтен организмда интоксикация башлана. Бөтен органнарына зыян килә: нерв системасы, аяклары, тавышына да. Хәзер, авыру нәтиҗәсендә, аякларында полинейропатия. Артемий башка йөри алмый», – ди әнисе Екатерина.

Табиблар сүзләренчә, реабилитация ярты елдан бер елга кадәр булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар