Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Балам ачылып китте, элекке кебек оялчан түгел”: Казанда ике ханым балалар өчен хәйрия киностудиясе ачкан

Татарстаннан 16 проект Россия күләмендә хәйрия максатында оештырылган “Россия хәйриячесе - 2019” бәйгесендә ярымфиналга үткән. Шуларның берсе - Лилия Гыйбадуллина проекты. Ул күп балалы, аз керемле, имин булмаган гаиләләрдәге балалар өчен “Караван” балалар киностудиясе оештырган.

news_top_970_100
“Балам ачылып китте, элекке кебек оялчан түгел”: Казанда ике ханым балалар өчен хәйрия киностудиясе ачкан

Лилия Гыйбадуллина белән Людмила Садилова “Дуслык” балалар приютында педагог-тәрбияче булып эшлиләр. Балалар өчен киностудия оештыру уе да шунда барлыкка килгән. Алар инде алты ел буе теләгән һәр баланы актер, режиссер, оператор осталыгына өйрәтәләр.

- Балаларның буш вакытын ничектер күңелле итеп үткәрү өчен алар белән музыкаль клип төшердек. Эшебез приютта башланган иде, соңыннан, ул кысалардан чыгып, үз иркебездә эшли башладык, - диде Лилия ханым.

Киностудиягә гадәти гаиләләрдән дә, күп балалы гаиләләрдән дә, имин булмаган гаиләләрдән дә 32 бала йөри. Без килгән көнне дә яңа балалар килә торды. Лилия ханым аларны шатланып, үз итеп каршы алды. Балалар киностудиягә бушлай йөри, аларны укытучылар бушлай өйрәтә, гомумән, кинофильмнарны бушлай төшерәләр.

- Дәресләр актерлык, оператор осталыгы, театраль грим, сәхнә пластикасы, монтаж буенча үтә. Ягъни бездә булачак актер, оператор, режиссер белергә тиешле барлык әйберләр дә бар. Кыска метражлы фильмнар, социаль роликлар, музыкаль клиплар төшерәбез, - дип сөйләде Лилия ханым.

Казан театр училищесында укучы Дмитрий Кириллов балаларга актерлык осталыгы, сәхнәдәге хәрәкәтләр пластикасы, сөйләм буенча дәресләр бирә. Алар белән ничек уртак тел табуын сөйләде.

- Бу - балалар белән эшләвемнең беренче тәҗрибәсе. Мин алар белән таныштым, араларында яшьтәшләрем дә бар. Башта аңлашылмаган иде, кыен булды. Ничектер уртак тел таба алдым. Мин аларга нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын белә идем. Хәзер театр училищесындагы 1 курс программасыннан иң кызыклы биремнәр, күнегүләрне бирәм. Кемдер бик мавыгып өйрәнә, кемдер бик үк түгел, - диде ул.

Фильмнардагы бөтен музыканы Людмила Садилова яза. Аңа башка киностудияләр дә музыка сорап мөрәҗәгать итә башлаган.

- Фестивальләрдә безнең фильмнар сценарийларының эчкерсезлеге, фикерләрнең тирәнлеге, профессиональ актер булмаган актерларның яхшы уены белән аерылып торганын билгеләп үтәләр. Мәсәлән, бер фестивальдә приют сакчысы шундый итеп уйнады - бөтенесе аны актер дип уйлаган. Бу нинди актер, танымыйбыз, диделәр. Тәрбиячеләр, директор, киностудиягә йөрүче балалар барысы да яхшы уйный, - ди ул.

Лилия ханым әйтүенчә, киностудиягә йөрүче балаларның иң кечкенәсенә 3 яшь, иң зурысына 18 яшь тула. Киностудиягә теләгән һәркем йөри ала. Кино төшерүдә барысы да актив катнаша.

- Балалар дәресләргә бик күп килә, языла. Алар безнең фильмнарны, төркемнәрне, сайтларны күреп кызыксыналар. Ләкин кино төшерү бик зур хезмәт бит. Ә балалар килдең дә, сине кинога төшерәләр, син экранда барлыкка килдең дип күз алдына китерәләр. Ә бит ул кайчакта күз алдына китергәнчә түгел, күңелсез дә була. Күпләп киләләр, ләкин берәмләп кенә калалар.

Хәзер йөрүче 32 бала чынлап та кызыксыналар. 

Балаларның буш вакыты бик аз, ә фильм төшерү әзерлексез бара. Мәсәлән, тарихи фильм төшерсәк, аларга шул еллардагы вакыйгалар турында материал табарга кирәк. Костюмнар эзлибез, сценарий язабыз, локация эзлибез - барысын да бергәләп эшлибез. Балалар, шалтыратып “Без монда шундый йорт таптык”, “Минем әбиемнең шундый квартирасы бар” дип хәбәр итеп торалар. Алар гел нәрсә беләндер мәшгуль, нәрсәдер эшлиләр. Шул ук вакытта, мәсәлән, монтаж да эшлиләр, - диде Лилия ханым.

Хәзерге вакытта “Караван” балалар киностудиясенә бина һәм кино төшерү өчен техника кирәк.

- Барысы да яхшы, ләкин техник тәэмин ителеш җитеп бетми. Безнең бердәнбер камера бар, безгә аны 2014 елда Мәскәүдә гран-при алгач бирделәр. Бер тапкыр безгә аны Эфир каналы, хәзер инде мәрхүм журналист Алексей Кулешов ярдәме белән бушлай төзәтеп бирделәр. Аның сроклары бар бит. Камера алу өчен уртача 200 мең сум кирәк. Аларны табу мөмкин түгел, берәр тылсымчы табылып бүләк итсә генә, ә икенче тылсымчы бина бирсен иде, - дип борчылуын белдерде Людмила Садилова.

Киностудиягә йөрүче 9 яшьлек Амелиянең әнисе Фәридә Кадыйровага киностудияне дус кызы киңәш иткән.

- Дустым "вконтакте"да төркем тапкан һәм минем балама кызык булачагын әйтте. Баланың иҗади сәләтләре ачыла, кысынкылык юкка чыкты, ачылып китте. Элеккеге кебек оялчан түгел. Балалар белән профессионал укытучылар шөгыльләнә. Атмосфера дусларча, барысы да бер-берсенә туганнар кебек. Бәйрәмгә йөргән кебек йөрибез. Бәйрәмнәрне дә аниматорлар чакырып оештыралар.

Без фильмда да төштек, камера белән эшләү тәҗрибәсе булды. “Святая” дип аталучы социаль фильм, кызымның роле зур түгел иде. Дәресләрнең бушлай булуы ошый, волонтерлар ярдәм итә, - дип сөйләде Фәридә Кадырова.

Хәзерге вакытта Лилия ханым белән Людмила ханым бәйгенең алдагы этабына әзерләнәләр. Моның өчен биремнәр үтәләр. Ничек “Россия хәйриячесе - 2019” бәйгесендә катнашуларын белештем.

- Интернетта шул бәйге үткәрелгәнен күрдек. Минемчә, бу нинди дә булса оешмага беркетелмәгән проектлар катнаша алырлык бердәнбер конкурс, шуңа күрә без катнашырга булдык. 1 августта ярымфиналга үткәнебезне белдек.

Башта проект ясарга, кызыклы программа төзергә кирәк иде. Эшебез белән Россиянең башка регионнары белән ничек уртаклаша алуыбызны күрсәтергә тиеш идек. Проектны эшләгәннән соң, фильм төшерергә кирәк иде. Төшердек, роликны җибәрдек. Ролик үтте. Өйрәнү үтеп, тест үтәргә куштылар. Тестта 23 балла җыйдык, үтәр өчен 21 балл кирәк иде.

Ярымфиналга үткәннән соң бик күп сорауларыбыз булды. “Сезгә шалтыратырлар”, - дип җавап бирәләр. Хәзерге вакытта бәйгенең региональ өлеше үтәргә тиеш. Безгә биремнәр бирәләр, шуларны үтәбез, аннары тест сынавы үтәбез, тест нәтиҗәләре буенча баллар куялар, - дип аңлатты Лилия ханым.

“Караван” киностудиясе төшергән фильмнарда Александр Носик, Алексей Нилов, Мирослава Карпович, Ольга Прокопьева, Игорь Ботвин, Роман Агеев, Максим Коновалов кебек актерлар төшкән.

- Безнең киностудия кебек студия Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр. Без 7 тапкыр бәйгеләрдә гран-при яуладык, Канналарда, Ригада, Белоруссиядә диплом алдык, 50дән артык лауреат исеме һәм 1 урыннар алдык. 2-3 урыннарны инде санамый да башладык, - дип сөйләде Лилия ханым уңышлары турында.

Лилия ханым белән Людмила ханымның күңел биреп, балалар өчен кызыклы шөгыль табып, үз көчләре белән киностудия оештыра алулары бик зур эш. Киностудиянең алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100