Мин һич кенә дә шәхси тормышымы җайга сала алмадым. Яшьлегемдә арттан йөргән егетләр булды анысы, әмма алар, нишләптер, бик тиз генә минем дус кызларыма «күчәләр» иде. Шуңа күрә безнең бер генә җитди нәрсә дә барып чыкмады.
Ә соңыннан егетләр кайгысы калмады – уку, эш эзләү, карьера... Дөресен генә әйткәндә, ялгызлык әллә ни сизелмәде. Билгеле бер вакытка кадәр. Ә соңыннан бер хезмәттәшем декретка китте, аннан икенчесе...
Ә минем даирәмдә күз уңында тоткан бер генә ир-ат та юк иде. Соңгы тапкыр ир-егетләр тарафыннан игътибар миңа бер биш еллап элек булды. Ә минем бик тә гаилә корасым килде. Бик тә.
Шуңа күрә безгә яңарак кына менеджер булып эшкә урнашкан Руслан кичке ашка чакыргач, ике дә уйлап тормадым, ризалаштым. Чибәрлеге дә бар иде...
Кичке ашта ул үзенең сикәлтәле тормыш юлы турында сөйләде. Кызы туып, бер ел үткәч, хатыны ташлап киткән икән аларны. Киткән һәм кире кайтмаган. Менә шуннан бирле кызына әни дә, әти дә булып мәш килә икән.
Бу минем өчен идеаль вариант иде. Бөтен ягы белән миңа туры килә, баласы да бар. Күпме хыялланганнарым чынга ашты.
Без өйләнешкәч, Руслан минем эштән китүемне сорады. Янәсе, ул – ир-ат һәм гаиләсен үзе тәэмин итәргә тиеш. Ә хатын-кыз гаилә учагын, өй җылысын сакларга тиеш. Мин каршы булмадым. Үз гаиләмне кайгырту турында күпме хыялландым бит.
Русланның кызы Алинә искиткеч бала булып чыкты. Аңа ана назы җитмәгәне әллә каян сизелеп тора иде – миңа шундук якынайды, ияләнде. Гомумән, аның белән уртак телне тиз һәм җиңел таптык, кем әйтмешли, серләребез килеште. Мин моңа бик-бик шат идем.
Әмма миңа шулкадәр тансык булган гаилә тормышы шатлыгы бик тиз эреп юкка чыкты. Бер-ике ай узуга, ирем минем алда чын йөзен күрсәтә башлады. Минем хуҗалыкны ничек алып баруым аңа ошамый. Нәрсәне ничек эшләргә икәнен өйрәтергә тотынды. Бер көнгә әллә никадәр эш өеп бирә башлады, ә эшләп бетерергә өлгермәсәм, кара тавыш чыгара.
Ә инде аның сыртында утырасым килмичә, эшкә чыгарга теләвемне әйткәч, мине беренче тапкыр кыйнады. Руслан минем документларымны алып яшереп куйды. Берни дә эшли алмадым, барысы да шул килеш дәвам итте.
Шулай да берсендә мин качып китә алдым. Бичара Алинәне генә үзем белән ала алмадым.
Ирем өстеннән полициягә гариза яздым. Аллаһка шөкер, тәнемдә аның «ярату» эзләре әле ярылып ята иде. Көтмәгәндә, гаепләүләргә аның элекке хатыны да кушылды. Теге, имеш, «качып киткән» хатын иде ул.
Бактың исә, минем белән булган хәлләр кайчандыр аның белән дә булган икән бит. Аңа китәргә Руслан рөхсәт биргән. Ә менә кызына якын да килергә кушмаган, үтерәм, дип янаган.
«Кадерле» иркәебезгә срок чәпәп куйдылар. Күп түгел, шулай да әзме-күпме җәзасын алыр. Бәлки, Аллаһ кушып, акылына да утырыр әле.
Русланның элекке хатыны Айгөл белән дә аралашабыз, хәтта дуслаштык дип тә әйтергә була. Алинә-сабыем да мине күрергә һәрвакыт шат кына.
Ә менә ир-атлардан гайрәтем чикте әле. Бу яраларның төзәлүен көтәргә кирәк ахры. Ирләр кайгысы юк миндә хәзер.