Ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе – торак шартларын яхшырту. Бу хакта ГТРК «Татарстан» редакциясенә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Ведомствода әйтүләренчә, гаиләләрнең күбесе ана капиталы акчаларын ипотека өчен беренчел кертем түләү, кредит каплау, процентлар түләү, шулай ук торак сатып алу яки төзү өчен куллана.
Моннан тыш, ана капиталын түбәндәге максатлар өчен дә кулланырга мөмкин:
- баланы укыту өчен;
- ананың тупланма пенсиясен формалаштыру өчен;
- инвалид балаларны социаль адаптацияләү өчен;
- 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен (гаиләнең җан башына уртача кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта).
Әгәр гаилә сату-алу килешүе нигезендә торак сатып алырга җыена икән, мөһим шартны үтәргә кирәк булачак: ана капиталы алу хокукы барлыкка килү алдыннан туган балага ким дигәндә 3 яшь булырга тиеш.
«Моннан тыш, балаларның хокукларын яклау өчен, ана капиталы ярдәмендә торак сатып алганда, җирле үзидарә органнарының шәхси йортның даими рәвештә яшәү өчен яраклы булуы турындагы нәтиҗәсе кирәк булачак», – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.