news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалы гаиләләр утырган ике машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән сабыйлар һәлак - видео

Ике машинада да нәни балалары белән гаиләләр барган.

news_top
Балалы гаиләләр утырган ике машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән сабыйлар һәлак - видео
Сызрань-Саратов-Волгоград юлында "Ниссан" һәм "Лада Калина" бәрелешкән. Авариядә балалар да һәлак булган. Бу турыда  "Вести" каналы хәбәр итте.

Авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бер олы кеше һәм ике бала урында ук үлгән. Дүрт кешене хастаханәгә озатканнар. Шулардан бер хатын табиблар кулында җан биргән.

Әлеге һәлакәттә Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе кешеләр булган. Ике машинада да нәни балалары белән гаиләләр барган.

РЕН ТВ каналы фаҗига урыныннан видео күрсәтте. Кадрлардан күренгәнчә, машиналардан металл өеме генә калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар