Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалы ана Төркиягә туган көнен бәйрәм итәргә барган: йокларга яткан һәм... уянмаган

news_top_970_100
Балалы ана Төркиягә туган көнен бәйрәм итәргә барган: йокларга яткан һәм... уянмаган

Төркия отельләренең берсендә Ярославльдән килгән Александра Теплякова үлгән, дип яза «Комсомолка». Ул Төркиягә 24 майда булган 39 яшьлек туган көнен бәйрәм итү нияте белән бара, баласын да ала. Туган көнен бәйрәм иткәннән соң, ул үз номерына кереп ята. Баласы аны уятырга тырышып карый, булдыра алмагач, ресепшнга төшә. Олылар кергәч, Александраның үлгәнен ачыклый.

Туристның туган көнне кем белән бәйрәм иткәне, нәрсә ашаганы-эчкәне билгеле түгел, аның мәете Анталия моргында экспертизада. Малайның әбисе белән бабайсы оныкларын ничек кайтарырга дип баш ваткан – аларның акчалары да булмаган. Күптән түгел генә алар тагы бер балаларын югалткан була. Соңыннан баланың әтисе Төркиягә киткән – алар аерылышкан булган.

Соңыннан Александрада беренче типтагы диабет булганы ачыкланган. «Инсулинны вакытында кертеп өлгермәгәндер», – дип язалар.

Социаль челтәрләрдә бала өчен бу хәлнең бик зур стресс булуын язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100