Балаларына символик суммада гына алимент түләүче ата-аналарны җәзага тартачаклар
Закон проектын кабул итү алимент түләргә тиеш булган кешеләрне җинаять һәм административ җаваплылыкка тартуны камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Россия Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләр өчен тагын да катгыйрак кагыйдәләр кертә торган закон проектын эшли. Ниндидер символик суммалар түләүгә карамастан, ата-аналар Җинаять кодексы маддәсенә эләгергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Әлеге төзәтмәләрне Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертү планлаштырыла.
«Әлеге закон проектын кабул итү алимент түләргә тиеш булган кешеләрне җинаять һәм административ җаваплылыкка тартуны камилләштерергә ярдәм итәчәк», — диделәр ведомствода.
Бу Җинаять кодексына эләкмәс өчен баласына әллә нигә бер тиеннәр түләп торган ата-аналарга мондый мөмкинлек калдырмаска тиеш.