Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларына Раяз исеме кушучылар артты» – Раяз Фасыйхов исеменең мәгънәсен аңлатты

news_top_970_100
«Балаларына Раяз исеме кушучылар артты» – Раяз Фасыйхов исеменең мәгънәсен аңлатты

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов «Татар радио»сында туры эфирда катнашкан. Эфир вакытында ул үзенең исеменең мәгънәсен аңлатты. 

Радио тыңлаучыларның берсе: «Раяз сәхнәгә чыга башлаган көннән башлап, балаларына Раяз исеме кушучылар бермә-бермә бер артты. Рәхмәт», – дип, хәбәр юллаган. «Менә ул – уңыш. «Нәрсә ул уңыш?» – дип сорасалар, менә җавап», – дип шаярта тапшыруны алып баручыларның берсе Зөлфәт Зиннуров. 

«Әйе, ул исем белән бәйле күп сораулар да булды, дөрес түгел, диләр. Раяз дигән исем юк бит ул, Рияздыр ул, диләр. Юк инде, Раяз кушканнар, дип җавап бирәм. Ничек тәрҗемә ителә, диючеләргә: «Ра – Кояш Алласы, яз – яз инде, кояшлы яз. Рәхәтләнеп кушыгыз», – диде Раяз Фасыйхов. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 март 2023
    Исемсез
    Эйе, минем дэ оныгым беренчесе Раяз исемле, мулла безгэ дэ Раяз эйткэнчэ эйтте, тэржемэсен, как раз Раяз жырлый башлаган вакыт иде ул, без ул исемне ишеткэнебез юк иде эле, аннары Раяз куштык, бик матур исем
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100