Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларын туганнарына калдырып клубка киткән». Көнче ир хатынының кабыргасын сындырган

news_top_970_100
«Балаларын туганнарына калдырып клубка киткән». Көнче ир хатынының кабыргасын сындырган
Фото: © "Татар-информ"

Петербургта көнче егет сөйгәнен үлем хәленә җиткәнче кыйнаган. Барысы да төнге клубта башка егет белән биегән өчен булган. Бу турыда РЕН ТВ үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 28 октябрьдә була. Ир ул көнне эшкә бара, сөйгәне өйдә балалар белән кала. Кич белән балаларын туганнарына калдырып, хатын төнге клубка китә. Ире исә клубка барудан баш тарта, өйдә үзе генә хәмер эчеп кала.

Берничә сәгатьтән хатын элемтәгә чыкмый башлый. Шуннан соң ир төнге клубка китә һәм сөйгәненең башка егет белән биюен күрә. Шуннан сугыша башлый. Клуб сакчылары аларның барысын да урамга куып чыгара, ир белән хатын өйгә кайтып китә.

Өйдә ир тагын эчә, хатын аны тынычландырмакчы була, ләкин ир аягы белән аныңкабыргасына тибеп җибәрә.

«Хатын тагын якын килә, ир аны тагын этеп җибәрә. Хатын шкафка бәрелә һәм идәнгә егыла», – дигән сайт чыганагы.

Аннары ир белән хатын йокларга ята. Икенче көнне иртән хатын «ашыгыч ярдәм» чакыра. Аны хастаханәгә алып китәләр. Хатынның башы имгәнүе, кан саву һәм кабыргасы сыну ачыклана.

Ир-атны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100