Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларын тәрәзәдән ыргытканнар» – тыныч кына авылда берьюлы алты кешене үтергәннәр

news_top_970_100
«Балаларын тәрәзәдән ыргытканнар» – тыныч кына авылда берьюлы алты кешене үтергәннәр
https://karelia.sledcom.ru/

1 августка каршы төндә Карелиядәге тыныч кына Деревянное авылында 2 янгын була. Башта 1 йорт, аннары 200 метр ераклыкта икенче йорт яна. Иртәнге якта моның ут төртү икәне, 6 кеше һәлак булуы билгеле була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Үтерүчеләрне тиз тоталар.

Төнге 2дә Андрей (исемнәр үзгәртелә) ишек шакыганга уяна. Аның участогына 2 танышы – Михаил һәм тагын 1 ир-ат килә. Өйдә Андрейның 2 баласы – 3нче сыйныфта укучы кызы һәм 5нчегә күчкән улы була. Әниләре төнге сменага эшкә киткән.

«Танышлары йозакны ватып керә, әтиләренә пычак белән ташлана. Балалары күз алдында үтерәләр. Балалар, телефон табып, бабалары Викторга шалтырата. Виктор тиз килә. Ләкин аны да үтерәләр. Өйгә ут төртәләр. Аннары балаларны тәрәзәдән ыргыталар. Балалар күршеләргә чаба», – ди авылда яшәүче бер кеше.

Янгыннан күршеләр дә уяна. Урынга коткаручылар, полиция килә.

«Аннары Михаил дусты белән башка өйгә килә – анда 2 инвалид туган яши. Берсе коляскада була. Алар белән аның хатыны һәм тагын бер дусты яши. Алар барысы да эчә. Михаил аларның барысын да үтерә», – ди авылда яшәүче.

Авыл халкы Михаил турында бер яхшы сүз әйтми. Агрессив, эчә, авыл буйлап балта тотып йөри, диләр. Аннан куркып яшәгәннәр. Ул моңа кадәр наркотик саткан өчен төрмәдә утырган. Хатыны, нәни баласы да бар. Аның ни өчен шулкадәр кеше үтерүен барыбер аңлый алмыйлар.

Полиция, җинаять көнкүреш сәбәпләр аркасында булган, дип саный. «Бар да катлаулы. Алар күрсәтмә дә, аңлатма да бирми. Ул төндә исерек булулары төгәл билгеле», – дигән сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Әтиләре һәм бабалары үтерелгән балалар туган апаларында яши. «Балаларның бабасы кызганыч. Ул оныкларын бик яратты. Гел бүләкләр бирде. Аналары белән аталары бик үк яхшы һәм бай булмады», – ди танышлары.

Соңрак билгеле булганча, җинаятьчеләр бу өйдә наркотик эзләүләрен әйткән.

Рәсми комментарийдагы якынча белешмә буенча, өйләрнең берсендә 2 ир-ат мәете табыла, күрше өйдә 4 кеше мәете була. Җинаятьтә шикләнеп тоткарланучыларга 37 һәм 38 яшь, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100