Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларын «дөрес туклану» ысулы белән үстергән гаиләдә 2 яшьлек кыз үлгән

news_top_970_100
Балаларын «дөрес туклану» ысулы белән үстергән гаиләдә 2 яшьлек кыз үлгән
Денис һәм Светлана
социаль челтәрләр

Красноярскида чи ризык ашауны пропагандалаучы күп балалы гаиләнең 2 яшьлек кызлары үлгән. Бала ковид белән чирләгән, һәм аның көчсезләнгән организмы авыруны күтәрә алмаган.

Берничә ел элек Светлана һәм Денис ит, балыктан баш тарта һәм чи ризык кына ашап тора башлый. Балаларын –2, 4, 7 яшьлек кызларын да шулай ашаталар. Бала авырып киткәч, табиб чакырмыйлар, традицион булмаган ысуллар белән дәвалыйлар. Бала үлгәч, мәетен яндырганнар һәм көлен таратканнар, бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләгәннәр.

«Безнең Маночка үлде. Иң кечкенә кызыбыз. Бу тарих кыргый, магия бар анда, моңа ышану да кыен. Ул ягуар кебек килде һәм кош кебек очып чыгып китте. Аның матур тәне утка тапшырылды – чиркәүләргә бирмичә. Һәм көле урманда, безнең Денис белән мәхәббәтебез башланган урында таратылды», – дип язган 35 яшьлек ана.

Бала үлгәч, гаилә аерылышырга дигән карарга килгән. Әмма җинаять эше кузгатылган, аларга каядыр китү тыела, һәм алар җаваплылыктан болай гына котыла алмаячак.

Ата белән ана үзләрен «адекват, балаларын ярата торган әти-әниләр. Үлем сәбәбе – коронавирус һәм кахексия (организмның хәлсезләнүе). Без ит ашамагач, без баланы ашатмаганга үлгән», дип язалар, диләр.

«Без авыруның көчле икәнен белгән булсак, хастаханәгә барган булыр идек. Кызның температурысы булмады, тик торганда сулаудан туктады. Балалар шушы шартларда туган, яшәгән», – дип сөйләгән Денис «СтарХит» басмасына.

Гаилә ит, балык, йомырка кебек ризыклардан бөтенләй баш тарткан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100