Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалары татарча сөйләшми дигән шелтәгә җавап итеп, Данир Сабиров татар булмавын әйтте

Данир Сабировны балалары татарча сөйләшми дип шелтәлиләр икән. Данирга тәнкыйть нык тәэсир иткән.

news_top_970_100
Балалары татарча сөйләшми дигән шелтәгә җавап итеп, Данир Сабиров татар булмавын әйтте

Данир Сабиров инстаграмда «татар телен саклыйк» дигән хештег белән видео куйды. Кадрларда аның кызының татарча өйрәнгәне сурәтләнгән. Бала татар телендә җавап бирергә тырыша.

"Инстаграмыма язылучыларымның күбесе "Балаларың татарча начар сөйләшә, сөйләшә алмый!“ дип шелтә белдерде. Мин сезнең белән килешәм!

Балаларым элек татарча сөйләшми иде! Менә хәзер әкренләп өйрәнә башладык. Әниләре белән кайчак русча сөйләшсәләр дә, минем белән бары татарча гына аралашалар хәзер. Ниндидер зур уңышка ирешмәсәк тә, нәтиҗәсе күренә. Аннары, Айгөл апалары балаларга менә шулай татар телен өйрәтә. Безнең тавыш операторының сеңлесе ул.

Минемчә, һәркем туган телен белергә тиеш! Без татарча сөйләшмәсәк, кем сөйләшсен?! Ун елдан соң ана телебездә сөйләшүче кеше калмаска да мөмкин бит, — дип әйтә сезгә үзбәк малае Данир", — дип язып калдырган Сабиров.

Инстачыларның күбесе Данирны хуплаган. Татар теле өчен борчылып комментарийлар да язганнар.

"Инде шул хәлгә калган икән татар кешесе. Татар телен кеше яллап өйрәтәләр балаларына. Алай булса да яхшы инде. Тик болай итеп кенә телне саклап калу бик авыр булачак. Чөнки бөтен кешенең андый мөмкинлеге дә, вакыты да юк бит. Рус теленнән репетиторга түләсенме, математика белән физикаданмы? Татар теле иң соңгы чиратта калачак", - дип фикерен әйткән бер инстачы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Инстаграмыма язылучыларымның күбесе “Балаларың татарча начар сөйләшә, сөйләшә алмый!” дип шелтә белдерде. Мин сезнең белән килешәм! Балаларым элек татарча сөйләшми иде! Менә хәзер әкренләп өйрәнә башладык. Әниләре белән кайчак русча сөйләшсәләр дә, минем белән бары татарча гына аралашалар хәзер. Ниндидер зур уңышка ирешмәсәк тә, нәтиҗәсе күренә. Аннары, Айгөл апалары балаларга менә шулай татар телен өйрәтә. Безнең тавыш операторының сеңлесе ул. Минемчә, һәркем туган телен белергә тиеш! Без татарча сөйләшмәсәк, кем сөйләшсен?! Ун елдан соң ана телебездә сөйләшүче кеше калмаска да мөмкин бит, - дип әйтә сезгә үзбәк малае Данир. #данирсабиров #ТатарТеленСаклыйк

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100