Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларың әниле иртәне көтеп интегә» - Җырчы Иркә әниле иртәнең бәхет булуын язган

Җырчы балачак хатирәләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
«Балаларың әниле иртәне көтеп интегә» - Җырчы Иркә әниле иртәнең бәхет булуын язган
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркә балачак хатирәләренә бирелгән. Ул салкын өйдә уянуы, әнисенең җылысы җитеп бетмәве һәм әниле бәхетле иртә турындагы истәлекләре белән уртаклашкан.

«Иртән мәктәпкә барасы бар дип иртәнге биштә барыбыз да уяна идек… Абыйлар солдат кебек сикереп торып, үз эшләренә тотына иде. Берсе кичтән кертеп куйган утыннарны мичкә тутыра, мич яга, икенчесе сарайга маллар янына йөгерә, өченчесе ашап-эчеп китәргә дип аш әзерли…

Әти-әни өйдә юк, иртәнге дүрттә торып эшкә киткән… Йокыдан торырга кыен, өй салкынча, урамда үзәкөзгеч салкын. Киемнәремне мич башыннан барып алам, әти җылыны кисен дип шунда куеп китә. Бер генә төпчек кыз булгач, шулай итеп мәхәббәтен аңлаткан булгандыр инде.

Аннары абый аягыма көрән төстәге 43нче үлчәмле киез итек кидерә, чәчемне тарый, тимер юынгычка җылы су сала да юынырга куша.

Абыйлар эшләрен бик тиз башкара, сәгать җидедә өй җылына башлый. Тик күңелдә салкынлык бар иде кебек… Нәни идем шул әле, күп нәрсәне аңлап та бетермәгәнмендер. Әни җитми иде кебек миңа. Бервакыт әни сменалап эшли башлады. Атнага ике-өч көн әниле иртә чоры башланды. Өй җылы, нурлы була иде. Тәмле аш исе борынны кытыклап уята. Әни үбеп уяткач, шатланып, бәхеткә төренеп уяна идем. Укырга да йөгереп бара идем, йөгереп кайта идем. Җылы кочаклы, тәмле ризыклы, әниле өйне яратып кайта идем.

Хәзер дә әнием янымда булганда, минем күңелемдә җылылык, аңлатып бетермәслек рәхәтлек. Шуның кадерен белеп яшәү, шуны аңлау — бәхет ул», — дип язган җырчы.

Иркә балачагы турында язып, күпләрнең күңелен айкаган. Комментарий язучылар әниле иртәләрне сагынулары да турында яза.

«Фильм караган кебек булдым. Җанлы итеп язасың. Талант», — дип комментарий калдырган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.

«Сез айлар буе гастрольләрдә йөргәндә балаларыгыз әниле иртәне, тәмле чәй көтеп интегә дип уйламыйсызмы соң?» - дип язучыга җырчы: «Минем кызларымның фикерен үсә төшкәч үзләреннән ишетерсез», — дип җавап биргән.

Инстачылар: «Хәзер айлар буе беркем дә гастрольдә йөрми. Көнендә баралар да кайталар», «Иркәнең гаиләсе тулы бит аның, менә дигән ире бар. Ирсез җилбәзәк балаларын кайгыртыгыз», — дип аклаганнар Иркәне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100