42 яшьлек 3 бала әнисе Анна 8 яшьлек улы һәм 14 яшьлек кызы белән ялга очканда самолет бортында үлгән. Аның белән бергә самолетта ире дә булган. Бу хакта «Екатеринбург Онлайн» сайты хәбәр итә.
Анна Екатеринбургта яшәгән. Хәзер аның мәете Казахстанда. Аннаны Екатеринбургка алып кайту өчен, гаиләгә 100 мең сум акча җыярга кирәк.
«Туроператор акчаны кире кайтарырга әзер. Казахстаннан мәетне алып кайту өчен акча кирәк – бу 100 мең сум, һәм җирләүне оештыру, – дип сөйләгән гаилә дуслары. – Авиакомпания вәкилләренең берсе дә мәетне алып кайтуда ярдәм күрсәтү буенча ире белән элемтәгә кермәгән».
Хәбәр ителгәнчә, Аннаның самолетта очкан вакытта хәле начарлана. Бортпроводниклар аны реанимацияләргә тырышып караган һәм пассажирлар арасында табиб эзләгәннәр, ләкин бортта табиблар булмаган. Самолет ашыгыч рәвештә Актүбә шәһәренә төшкән. Ул вакытка хатын-кыз инде үлгән булган, диелә хәбәрдә.