Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалары белән йөргән аю ике ир-атны ботарлап ташлаган

Балалары белән йөргән аю ике ир-атны ботарлап ташлаган

news_top_970_100
Балалары белән йөргән аю ике ир-атны ботарлап ташлаган
Камчатканың көньяк яр буенда Рус бухтасында маякны төзәтә торган ике ир-атка аю һөҗүм иткән. Аларның берсе урында ук һәлак булган, икенчесен хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда Камчатка өлкәсе хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бер ир-ат фаҗига урынында җан бирде. Ул бик каты имгәнгән. Икенче ир-ат аюдан котыла алган. Аны хәрби корабта Петропавловск-Камачатский шәһәренә китерделәр, ул хәзер хастаханәдә", диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Кешеләргә һөҗүм иткән аюны хәрбиләр атып үтергән. 

Җомга көнне Сахалин өлкә клиник хастаханәсендәге ир-ат вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр Көньяк Курил районы мэры Вячеслав Власенко 18 октябрьдә ике ир-атка ана аю һөҗүм иткәнен сөйләгән. "Аю ике баласы белән була, ул ике ир-атка ташлана. Ир-атларның берсе бик җитди имгәнә, ана Көньяк Сахалин хастаханәсенә китерәләр, операция ясыйлар", диелә хәбәрдә.

"Травмалары бик җитди иде. Табиблар мөмкин булган барысын да эшләде, тик имгәнгән ир-атны коткарып калып булмады", - дип сөйләгән табиблар.  

  • Быел Камчтакада аю һөҗүм итеп, дүрт кеше һәлак булган инде. Камчатка аюы Россиядә соры аюларның иң зурысы булып санала. Аның буе 245 см га җитә. Бу аю 600 килога кадәр авырлыкта булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100