Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларның күзләрен ничек сакларга? – Тугыз киңәш

news_top_970_100
Балаларның күзләрен ничек сакларга? – Тугыз киңәш
"Татар-информ" архивы

Офтальмологлар табиб-офтальмологта даими тикшерү үтәргә һәм күз күреме бозылуны профилактикаларга киңәш итте. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге РКОХ табиб-офтальмологы Ленара  Хәнифәтуллина шул хакта сөйли. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларның күз күреме начарлануының сәбәпләре нәрсә белән бәйле?

Күрү проблемалары төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң еш очрый торганнары: нәселдәнлек; утырып яшәү рәвеше; ачык һавада йөрмәү; начар яктырту; иртә һәм артык интенсив визуаль йөкләнешләр; теләсә нинди визуаль эш вакытында дөрес утырмау; бертөрле туклану; йогышлы авырулар; әйләнә-тирә мохитнең тискәре факторлары тәэсире (начар экология, хлорлы су, кояш нурлары); күз җәрәхәте; гигиена кагйдәләрен бозу.

Баланың күрү сәләтен ничек сакларга?

1 нче киңәш. Балаларыгызның визуаль гадәтләрен кечкенәдән үк профилактикалау белән шөгыльләнегез. Аларны вакыт-вакыт күзләрне еш-еш кына ачып-йомып торырга, бөкерәймәскә өйрәтегез, ерак әйберләргә ешрак карарга әйтегез.

2 нче киңәш. Балагызның көндәлек режимны үтәвен, көн дәвамында төрле эшчәнлек төрләре алмашынуын күзәтегез. Ул ачык һавада ешрак йөрергә, яхшы җилләтелгән бүлмәдә ким дигәндә 10 сәгать йокларга тиеш.

3 нче киңәш. Бала рациональ тукланырга, витаминнарга һәм минералларга бай ризыклар ашарга тиеш.

4 нче киңәш. Эш урынының эргономикалы булуын тикшерегез. Карау өчен оптималь ераклык: 4-5 м – телевизор экраныннан, 40 см – компьютер экраныннан яки китап битеннән.

5 нче киңәш. Баланың утыру рәвешен карагыз. Дәресләр һәм башка шөгыльләр процессында балалар дөрес позаны оныталар.

6 нчы киңәш. Даими рәвештә күз гимнастикасы һәм күнегүләр ясарга киңәш ителә.

7 нче киңәш. Күзләрегезне җәрәхәтләнүдән саклагыз.

8 нче киңәш. Ультрашәмәхә нурланыштан 100 процент саклый торган кояш күзлекләре сатып алыгыз.

9 нчы киңәш. Даими рәвештә күз табибында тикшеренегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100