Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар аралаша белми, сөйләшкәндә хәтта күзгә дә карый алмыйлар»

Интернет безнең сөйләмебезне ничек үзгәртте һәм ни өчен педагогларга балаларны яңадан сөйләшергә өйрәтергә кирәк?

news_top_970_100
«Балалар аралаша белми, сөйләшкәндә хәтта күзгә дә карый алмыйлар»
Фото: chelny-izvest.ru

Укытучылар борчыла: хәзерге укучыларның сөйләме бик ярлы һәм дөрес тә түгел. Берничә ел мәктәпләрдә рус теле буенча әңгәмәләр үткәрелә, анда 9нчы сыйныф укучыларының сөйләм күнекмәләрен тикшерәләр. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кайвакыт бала хәтта фотоны да тасвирлый алмый икән.

«Челнинские известия» укытучылар белән аралашкан һәм бу проблеманы чишү юллары турында сорашкан.

Сүзлек запасы бик аз

Укытучылар, бертавыштан, балалар аз укый һәм интернетта күп утыра, дип кабатлый. Бу исә сөйләмнең үзгәрүенә китерә.

32 нче мәктәпнең директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Виолетта Рагузина сүзләренчә, озын фразалар төзергә күнекмәгән укучылар 9нчы сыйныфта «собеседование»да бик авыр аралаша, әйтелештә дә басымны дөрес куюда проблемалары сизелә.

– Элек балалар күбрәк укый иде, аралашу структурасы башка иде, хәзер барысы да бик гадиләштерелгән. Хәзер иншаларны тикшерү дә кызык түгел, – ди укытучы.

Әңгәмәгә әзерләнү өчен укучыга 1 минут чамасы вакыт бирелә, әңгәмә үзе 15 минуттан артык вакытны алмый. Йомгаклау тесты 4 биремнән тора: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат кулланып сөйләү, сайланган темаларның берсе буенча монолог, имтихан бирүче белән диалог. Әңгәмәдәге текстлар катлаулы, әзерләнергә вакыт аз, ләкин спонтан сөйләм күнекмәләрен тикшерүнең асылы нәкъ мендә шунда.

– Укучының текстны укырга 2 минут, сөйләргә 3 минут вакыты була. Әзерләнеп килгән балалар биремне үти, ә уртача укып баручыларга авырга туры килә. Соңгы биремдә укучы белән әңгәмә корыла, аңа 2-3 сорауга җавап бирергә кирәк була, һәм без катлаулы булмаган сораулар бирергә тырышабыз, – ди укытучы.

Фәннәр кандидаты, доцент Марина Гыйләҗева әйтүенчә, укучылар күп сүзләрне бозып укыйлар, кайберәүләр укый да, игътибарын туплый да алмый. Фотоны тасвирларга кирәк булган биремдә сүзләр таба алмыйлар.

– Аларның сүзлек запасы бик ярлы. Аз укыганга, хәтерләре начар, шуңа күрә матур итеп сөйләп, мантыйк буенча цитата кертә алмыйлар. Бу эшкә 1 ай эчендә әзерләп булмый, – дип борчыла укытучы.

Мәктәптә укыту телдән түгел, ә язма сөйләмгә юнәлтелгән

Филология фәннәре кандидаты, НДПУның рус һәм татар филологиясе кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Константин Калинин фикеренчә, телдән сөйләм кешенең нәрсә укуы, аның аралашу даирәсе, мәнфәгатьләре белән бәйле. Матур әдәбият грамоталы сөйләм формалаштыра.

– Алай гына да түгел, мәктәптә уку язма сөйләмгә нигезләнгән. Мәктәптә рус теле дәресләрендә диктантларга, иншаларга зур игътибар бирелә. Ә телдән әңгәмә форматы безне телдән тасвирлау методларына кайтара: картина буенча, үз тәэсирләрең нигезендә яки бирелгән тема буенча телдән текст ясау. Бу – XIX гасырдан билгеле классик алым. Педагоглар алдында балаларны сөйләшергә өйрәтү бурычы тора, – дип фикер йөртә Константин Калинин.

Үткән буын хәзерге яшьләрне һәрвакыт «телне бозган өчен» сүгә. Чынлыкта исә телдән сөйләм һәрвакыт кыскалыгы, кабатлануы белән аерылып торды. Әмма хәзерге сөйләмдә интернет йогынтысы бик сизелә. Укытучының бурычы – язма сөйләм үрнәкләрен генә түгел, телдән сөйләм үрнәкләрен дә бирү.

– Әңгәмә нигездә гади җөмләләрдән яки зур булмаган катлаулы җөмләләрдән тора. Дөрес формаларны куллануга, басымнар куюга һәм сүзләр сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк. Хәзер сөйләм күбесенчә лексика ягыннан ярлы, балалар синонимнар табуда авырлык кичерә. Укытучы шуның өстендә эшли, һәм телдән әңгәмә ярдәм итә, – дип өсти филолог.

Сөйләмгә неологизмнар да актив керә: кайберләре сөйләмдә кала, икенчеләре кулланудан төшеп кала.

– Аларның күбесе жаргонлы, гади, ләкин күбесе ничек килсәләр, шулай төшеп тә калалар. Укытучылар гадәттә чаң суга, ә лингвистлар моның табигый процесс булуын аңлый, – дип аңлата филолог.

Суррогат киләчәк

Марина Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, аз аралашу, аз уку, виртуаль дөньяда күп вакыт уздыру киләчәктә яшьләрнең күбесенең онлайн эшләвенә китерәчәк.

– Хәзер балалар укымый, ә нигездә клип фикерләвен генә кулланалар, ул тирәнгә керергә, нәрсә турындадыр уйланырга мөмкинлек бирми. Күпчелек балалар әти-әниләре белән дә кызыклы әңгәмәләр кормый, аларның вакытлары юк, алар шулай ук телефоннарда утыра. Һәм мәктәпләрдә укытучылар белән аралашу бик катлаулы, чөнки дәресләрдә алар нигездә үзләре сөйли, ә бәхәсләшергә рөхсәт итмиләр. Димәк, сүз осталыгын үстерер урын юк. Ә бит сөйләм – безнең фикерләүнең чагылышы, әгәр ул примитив булса, баланың фикерләве дә шундый була, – ди Марина Гыйләҗева.

Мәскәүдә күп кенә югары уку йортлары «предуниверсарийлар» – 8-11 сыйныф укучылары өчен югары уку йорты каршында махсус мәктәпләр ача. Алдынгы предприятиеләр дә мәктәп эскәмиясеннән үзләренә хезмәткәрләр әзерли башлый. Укытучы фикеренчә, киләчәктә эшкә урнашу күпкә катлаулырак булачак.

– Якын арада хезмәт базарында үзеңә урын табу авырлашачак. Автоматлаштыру, роботлаштыру, ясалма интеллект куллану арта, һәм, яхшы урын алу өчен, гадәти булмаган сәләтләргә ия булырга кирәк булачак. Барысына да күләмле фикерләү, бай сүзлек запасы, үз фикерләрен белдерә белү сәләте булган кешеләр кирәк. Ә балаларда бу сәләтләр чикләнгәннән-чикләнә бара. Аларны нинди киләчәк көтә? Мөгаен, суррогат, алар тулысынча онлайн киңлеккә кереп чумачак. Гади аралашуга күпләрнең күнекмәләре юк, сөйләшкәндә, хәтта күзгә дә карый алмыйлар, – ди укытучы.

Безнең заманда ИТ-курслар бик популяр, ләкин Марина Гыйләҗева тиздән моңа ихтыяҗ булмаячагына ышана.

– Белгечләр күпкә азрак кирәк, ә инде 5 елдан аларга ихтыяҗ булмаячак диярлек. Һәм ИТ-мәктәпләргә, ИТ-клубларга барган балалар шулар белән генә чикләнәчәк. Югары уку йортларында популяр булган юрист һәм икътисадчы һөнәрләре белән шундый тәҗрибә булды инде. Кайда алар барысы да? Хәзер дә шулай: «айтишниклар» өере булачак, әмма эш урыннары аз, – дип өсти ул.

Матур сөйләмгә ничек өйрәнергә?

Константин Калинин сөйләм телен үстерү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:

1. Күбрәк укырга гына түгел, күбрәк сөйләшергә дә. Хәзер бик күп мәйданчыклар бар, шул исәптән фәнни-популяр мәйданчыклар, анда чыгыш ясарга мөмкин. Шулай ук сез класс, коллектив алдында чыгыш ясый аласыз. Һәркемгә дә күбрәк сөйләү һәм үз сөйләмеңне күзәтеп тору файдалы булачак.

2. Үз сөйләмеңне читтән тыңлап карау өчен, диктофон кулланырга мөмкин. Безгә яхшы сөйләшәбез кебек тоелырга мөмкин, ләкин үзеңне тыңлаганда, гадәттә, барлык җитешсезлекләр дә сизелә.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2025
    Исемсез
    Бу көтелгән хәл иде. Тестлар системасына күчеп, шул форматтагы имтиханга әзерләүгә корылган белем бирүнең нәтиҗәсе инде бу. Аптырыйсы юк. Балалар гына түгел, өлкәннәр белән дә шул хәл. Нейрочелтәр, алгарыш, эшне җиңеләйтү дигән булып, яңа технологияләр көчләп тагыла, озакламый аек акыллы, фикерләүче, иҗади кешеләргә дә кытлык булачак.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100