Диетолог Лилия Стародубцева балаларны яшелчә ашарга өйрәтү өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «АиФ» яза.
Һәр баланың рационында җитәрлек күләмдә яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр булырга тиеш, ди диетолог һәм нутрициолог Лилия Стародубцева.
Аның сүзләренчә, яшел тәмләткечләр ашаудан баш тарту эчәклек белән проблемалар һәм баланың азык-төлек тәртибе бозылуын китереп чыгара. Моннан тыш, балаларга даими рәвештә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашатырга кирәк.
«Баланы яшел тәмләткечләр ашарга ияләштерү кыен икәнен аңлыйм. Яшел үләннәрне ашарга пешергәндә өстәргә була. Өлкәнрәк балалар өчен лайфхак бар – микрояшел үләннәрне үзләренә үстертергә мөмкин. Бу – балада кызыксыну уята. <…> [Яшелчә һәм җиләк-җимешне] бөтен килеш ашарга кирәк. Сатып алынган пюре, ныклап эшкәртелгән вариантлар кирәкми», – ди ул.
Диетолог искәрткәнчә, соклар һәм баллы эчемлекләрне даими рәвештә кулланмау хәерле, аларда шикәр күп була. Шулай ук бала организмына аксым кирәк булуын онытмагыз – моның өчен рационга балык, йомырка, ит белән әзерләнгән ризыклар кертегез, ди белгеч.
«Баш миенең якынча 60 проценты майдан тора. Шуңа күрә баш мие үсешенең актив фазасында майлар да кирәк. Майлар гормональ система үсешен һәм иммунитет эшчәнлеген тәэмин итә», – ди Стародубцева.