Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларны уятмас өчен, ике ана дус хатыннарын урамга алып чыгып үтергән

news_top_970_100

Мордовиянең Кемля авылында коточкыч хәл була. Ике хатын – аларның берсе 5 балалы ана – бер хатынны кыйнап үтерә, дип яза «Столица С» басмасы.

Өч дус хатын – хәер, аларны «дус» дип атап була микән, бәйрәм итәргә җыела. 31 яшьлек Татьяна Боронова һәм Ромоданово район үзәгеннән 31 яшьлек Анна Еськина 27 яшьлек Елена Ивановаларда бәйрәм иткәндә талашып китә. Алар «балалар уянмасын өчен», талашны урамда дәвам итәргә, дигән карарга килә. Урамга чыккач, урман полосасына китәләр. Шунда барганда, Елена белән Анна Татьянаны кыйный башлый. Аннары аның кофтасын салдыралар да, шуның белән буып үтерәләр. Мәетен шунда ук калдыралар – күмеп тә тормыйлар.

Икенче көн иртән гөмбә җыярга баручылар мәетне күрә, ике хатынны кулга алалар. Үтерүчеләрнең берсе – Анна Еськина – күп балалы ана. Аның 5 баласы бар. Кулга алынгач, ул: «Мин – 5 балалы ана! Алар ялгыз кала алмый. Ә ирем махсус операциядә!» – дип, иректә калдыруны сораган. Әмма суд бу үтенечне кире каккан.

Елена да – әни кеше, аның 8 яшьлек кызы бар. Ул журналистларның «ник талаштыгыз?» дигән соравына җавап биргән. «Ул алдады. Ул алдаганын үзе дә таныды», – дигән Елена. – «Сез аны алдашкан өчен кыйнадыгызмыни?» – «Әйе». – «Ә Анна нигә кыйнады?» – «Аларның икесенә бер ир иде. Аня кыйнаганда, «ник аның белән йокладың?» диде». – «Сез гаебегезне таныйсызмы? Үкенәсезме?» – «Бик нык… Әмма аны мин үтермәдем. Мин әле: «Җитте, булды. Өенә кадәр кайтыр үзе», – дидем». – «Сез аны урманда үләргә калдырдыгызмыни?» – «Үкенәм».

Анна Еськина

Елена Иванова

Татьяна Боронова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100