Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларны талпаннардан ничек сакларга?

news_top_970_100
Балаларны талпаннардан ничек сакларга?
Фото: "Татар-информ"

Балалар белән урамда йөргәндә, аларны кулга күтәрергә яки коляскада йөртергә, ә колясканың аскы өлешләрен алдан ук талпаннарга каршы махсус чаралар белән эшкәртергә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА «Новости» яза.

Ведомствода искәртүләренчә, талпаннар үләннәрдә һәм куакларда яши, шуңа күрә урманда һәм паркларда йөрү балалар өчен аеруча куркыныч булырга мөмкин. Бөҗәк киемгә эләгә, ә соңыннан, тешләр өчен уңайлы урын эзләп, өскә таба үрмәли. Бу очракта балаларга гел күз-колак булып тору мәҗбүри, бигрәк тә әле үзләре ныклап басып тора һәм йөри алмаган балаларны карарга кирәк.

«Бәләкәй балалар белән урамда йөргәндә, аларны кулга күтәрергә яки коляскада йөртергә кирәк. Бу баланың үләнгә – талпаннар яши торган урынга утыру куркынычын киметә. Канэчкеч бөҗәкләр яши торган үләннәр һәм куаклар белән контактны киметү өчен, сукмакның уртасыннан бару хәерле», – дип хәбәр иткәннәр Роспотребнадзорда.

Әгәр үләннәр, куаклар арасыннан йөрисе булса, колясканың аскы өлешен махсус акарицид аэрозоль белән эшкәртеп куярга кирәк. Белгечләр сүзләренчә, бу – талпаннар тәгәрмәч һәм колясканың башка детальләре аша күчмәсен өчен яхшы ысул.

«Олырак балаларга куркыныч зоналарда йөрүнең төп кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Шулай ук киемгә акарицид чаралар сиптерү дә мөһим. Оптималь дозировканы сакларга кирәк, киемне өстән-өстән генә эшкәртеп чыгарга ярамый, әмма артыгын куллану да файда китерми», – диделәр Роспотребнадзорда.

Киемнең зурлыгына карап, эшкәртү 30 секундтан 1 минутка кадәр җитәргә мөмкин.

«Балалар кечкенә буйлы һәм кызыксынучан булганга күрә, алар талпаннарга ныграк бирешә. Бу кагыйдәләрне үтәү балаларны көтелмәгән күңелсез нәтиҗәләрдән сакларга ярдәм итә», – диделәр Роспотребнадзорда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100