news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларны иртәнге намазга уятыргамы?

news_top
Балаларны иртәнге намазга уятыргамы?
Фото: © «Татар-информ»

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, мөгаллим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендә сәхифәсендә балаларны иртәнге намазга уяту турында аңлата.

Җомга намазы вәгазендә намазларны вакытында укуның кирәклеге турында кат-кат кабатлангач, кайтып китәр алдыннан, Идрис абый хәзрәткә дәшеп, үзен борчыган соравын бирде:

Без үзебез хатын белән намазларны вакытында укып барабыз. Ә менә балаларны иртәнге намазга уятырга кызганабыз: йокыларының иң тәмле вакытына туры килә бит бу намаз! Бигрәк тә хәзер, җәйге вакытта…

Уятырга кирәк, уятырга... Балачактан тәртипкә күндермәсәң, соңыннан өйрәтүе кыен була, – дип җавап биргән имамга Идрис абый болай диде:

Уятып карамыйбыз түгел, дәшәбез, хәзрәт, ләкин йокылары шуның кадәр тирән, шуның кадәр татлы... Шуңа күрә кызганып борчымыйбыз, йокласыннар, дибез.

Хәзрәт бермәл нидер турында уйлап алганнан соң, болай диде:

Әгәр йортыгызга ут кабып янгын башланса – уятасызмы балаларыгызны?

Имамның шушы фикереннән аптырап, абзый аңа сәерсенеп карап куйды:

Бу очракта, әлбәттә, уятачакбыз, сүз дә юк.

Әмма алар бит татлы йокы белән тирән йоклыйлар? – дип тагын бер сорау бирде мулла.

Юк инде, болай булса, аларны муеннарыннан өстерәп тартып төшерергә туры килсә дә уятачакбыз.

Шуннан соң имам фикеренең һәр сүзенә басым ясагандай, әйтте:

Бу дөнья утыннан саклап калыр өчен шулай эшләгәч, балаларыгызны җәһәннәм утыннан йолып алыр өчен дә нәкъ шулай ук эшләргә кирәктер…

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар