news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларны "хәерче һәм надан" дип атаган укытучы белән җәнҗал чыкты

Ата-аналар җыелышында укытучы гафу үтенгән. Тик аны барысы да кабул итмәгән.

news_top
Балаларны "хәерче һәм надан" дип атаган укытучы белән җәнҗал чыкты
Санкт-Петербургта балаларны "хәерче һәм надан" дип атаган музыка укытучысы белән җәнҗал чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Петербургта бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бу вакыйга турында сөйләгән. Җәнҗал алтынчы сыйныф укучылары белән музыка укытучысы арасында килеп чыккан. Укучыларның берсе бу хәлне видеога төшереп барган.

Укытучының "хәерчеләр мәктәбендә" тәртип булмауга зарланганы, укучыларны "наданнар" дип ачуланганы турында видео социаль челтәрләрдә таралган. Ул балаларны "барлык яктан да хәерче", "надан" дип әйткән. "Үзләренең тар акылы белән" мәктәпкә нинди максат белән килгәннәрен дә аңламыйлар дип борчылган.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоны күреп, бу эшне прокуратура тикшергән. Мәктәп директорына гаепле кешеләрне җавапка тартырга киңәш иткәннәр. Хәзерге вакытта укытучы больничныйга киткән.

Әлеге вакыйгаңан соң, мәктәптә җыелыш җыйганнар. Укытучы гафу үтенгән. Ул бу сүзләрен рухи хәерчелек турында әйттем дип аңлаткан.

"Ата-аналарның бер өлеше укытучыны гафу итмәгән. Икенче өлеше укытучыны яклап чыккан", - дип аңлатканнар балалар омбудсмены аппаратында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар