news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балаларны арбага утырткан». Авыл янында авариядә 6 яшьлек малай үлгән, ике бала имгәнгән

news_top
«Балаларны арбага утырткан». Авыл янында авариядә 6 яшьлек малай үлгән, ике бала имгәнгән
Фото: © Хакасия автоинспекциясе Телеграм-каналы, https://t.me/ugibdd_khakasia

Хакасиянең Аскиз районы Бирикчуль авылы янында «ГАЗ-63» йөк машинасы юл читенә төшеп киткән. Аның кузовында 3 бала булган. Бу хакта Хакасиянең Дәүләт автомобиль инспекциясенә сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Фаҗига 25 август кичендә булган.

«37 яшьлек йөртүче идарәне югалта, һәм машина юл читенә төшеп ауган. Авариядә 6 яшьлек малай урында ук үлгән», – диелә Телеграм-канал хәбәрендә.

Шулай ук 10 яшьлек малайның корсагы яраланган, ә 12 яшьлек пассажирның баш мие селкенгән, баш сөяге һәм күкрәк читлеге имгәнгән.

Хәзер тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар