Гаилә бюджетына туры килгән очракта, балаларга Яңа елга кыйммәтле бүләкләр бирергә мөмкин. Бу фикерне балалар һәм гаилә психологы, Россия арт-терапевтлар ассоциациясе әгъзасы Анастасия Климченко әйтте, дип яза «Радио 1» басмасы.
Ул искәрткәнчә, Яңа ел ул – әкият, тылсым, ә бала могҗизага һәм хыялларның чынга ашуына ышанырга тиеш.
«Әгәр бүләк, баланың теләге гаилә бюджетына ниндидер зыян сала һәм шуның аркасында калган башка чыгымнар кими икән, мөмкинлеккә туры килмәгән бүләк бирергә кирәкми. Чөнки бу очракта без баланы беренче урынга куябыз һәм гаиләдәге иерархиянең бик нык бозылуын күрәбез», – дип сөйләгән психолог.
Аның сүзләренчә, әти-әниләр балаларның теләкләрен генә түгел, ә беренче чиратта яшь ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Бүләк баланың кызыксынуларына туры килерлек булсын, юкса бала аны бәяләмәячәк, ә олылар «рәхмәтсез баланың» тәртибеннән канәгать калмаячак.
Гаиләдә иерархия бозылганда, балаларда ябылмаган ихтыяҗлар аркасында хәвеф хисе барлыкка килергә мөмкин. Шуның аркасында югалтудан, ялгызлыктан, авырудан, үлемнән курку тойгысы туа.
«Нәкъ менә хәвефле балаларга әти-әниләр алар таләп иткән нәрсәләрне алырга тырыша. Тотрыклы балалар белән исә килешү һәм мәсьәләне хәл итү җиңелрәк, шул исәптән бүләкләр мәсьәләсен дә», – дигән психолог.
Ул бүләк өчен бюджетны алдан ук килештереп куярга киңәш итә. Әгәр бала бик кыйммәт әйбер сорый икән, аңа әлегә мондый мөмкинлек булмавын һәм көтәргә кирәк булуын алдан ук аңлатырга кирәк. Бу очракта бала бәйрәмгә ниндидер башка әйбер алачак һәм күңелен төшермәячәк. Әгәр гаилә бала теләгән әйберне алырлык хәлдә икән, бу бүләкне алырга була.
Климченко сүзләренчә, әти-әни кыйммәтләрне дөрес формалаштырса һәм могҗизага ышануны сеңдерә алган булса, бала бүләккә сөенәчәк.