Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финансист: «Балаларны кече яшьтән үк акча җыярга өйрәтегез»

Балаларга акча тотуны ничек өйрәтергә? «Ата-аналар өчен университет» лекциясендә финанс грамоталылыгы буенча консультант, балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәп тренеры Елена Сальникова шул турыда сөйләде.

news_top_970_100
Финансист: «Балаларны кече яшьтән үк акча җыярга өйрәтегез»
Фото: chelny-izvest.ru

Кесә акчасы

Балага 5-6 яшь булганда әти-әнисе аңа төрле акча купюраларын һәм тимер акчаларны чагыштырырга өйрәтә ала. 7-9 яшьтә бала кесә акчасын ничек сарыф итәргә икәнен үзе хәл итә ала. 10-12 яшьтә баланың җаваплылык зонасын киңәйтергә кирәк. Ул инде гаиләдәге финанс хәлен аңларлык яшькә җиткән була, товарлар һәм хезмәтләр бәясен исәпләп чыгара ала.

«Балага акчаның нәрсәләргә тотылуын, әти-әнисенең хезмәт хакын, акчаны ни өчен җыярга кирәк булуны аңлатырга кирәк», – ди финансист Елена Сальникова.

13-15 яшьтә кеше макроикътисадның ничек эшләвен аңлый ала. 16-18 яшьтә яшүсмер өстәмә акча эшли һәм шәхси бюджетын алып бара ала. Үзәк банк хәтта 12 яшьтән үк инвестиция хисабын ачу тәкъдиме белән чыгыш ясады, дип билгеләп үтте финансист.

Балаларга кесә чыгымнары өчен акча бирергә кирәк, дип саный Елена Сальникова. Бу – акчаны мөстәкыйль кулланырга өйрәтәчәк.

«Әгәр сез балага кесә акчасы бирәсез икән, аның акчаны нәрсәләргә сарыф итүен контрольдә тотарга кирәкми, – ди Елена Сальникова. – Иң мөһиме, сатып алырга ярамаган, тыелган әйберләрне алдан билгеләү. Әгәр сез балага 1 атнага дип билгеле бер сумма биргәнсез, ә ул беренче көннәрдә үк барысын да чипсыга сарыф иткән икән, димәк, аннары дүшәмбегә кадәр акчасыз утырсын, чөнки ул аларны дөрес бүлә алмаган».

Балага билгеле бер эш башкарган өчен акча бирергә мөмкин. Җәза итеп, кесә акчасыннан мәхрүм итәргә ярамый.

«Балага болай да аның эше булган эшләрне башкарган өчен акча бирергә ярамый. Тәртибе яхшы булган, спорт белән шөгыльләнгән, яхшы укыган өчен дә түләргә кирәкми. Алайса, нәрсә өчен түләргә соң? Мәсәлән, машина юган, фатирны җыештырган өчен», – дип аңлата финансист.

Бала кечерәк булган саен, аңа акчаны да ешрак бирергә кирәк. Бала үсә барган саен акча янчыгын тулыландыру арасы озыная барырга тиеш.

Елена Сальникова балаларга нәкъ менә «тере» акча бирергә киңәш итә. Беренчедән, банкнотлар һәм тимер акчалар балалар өчен кызыклы, икенчедән, виртуаль акчага караганда аңлаешлырак. Әгәр сатып алулар карта яки кәрәзле телефоннар ярдәмендә түләнә икән, бала «акча үзеннән-үзе барлыкка килә һәм бетми» дип уйлый ала.

Банк карталары булган балаларга финанс куркынычсызлыгы турында өйрәтергә кирәк. Мошенникларның хәйләләре, түләүле хезмәтләр өстәргә тырышулары, акча алучы кушымталар турында сөйләргә кирәк.

Хәзер балаларның акча эшләү мөмкинлеге күбрәк

Балалар 12 яшьтән үк өстәмә эш белән шөгыльләнә ала. Хәзерге балаларның бик күп мөмкинлекләре бар. Елена Сальникова балаларның арзан китаплар сатып алып, аларны кыйммәтрәккә сатулары, сату өчен микрояшеллекләр үстерүләре, социаль челтәрләрдә каналлар алып барулары турында сөйли.

«Алар өчен мөмкинлекләр безнең вакыттагы белән чагыштырганда шактый күбрәк. Замана балалары күп акча эшләргә, шул ук вакытта уңайлы шартларда аз эшләргә тели. Моны кабул итәргә кирәк, чөнки без моны үзгәртә алмыйбыз», – ди финансист.

Акчаны ничек сарыф итәргә һәм сакларга икәнен өйрәтергә кирәк

Балага үзенең акчасын 3 категориягә бүлергә өйрәтегез. Акчаны 3 банкага, яки 3 конвертка бүлеп куегыз, яки югары сыйныф укучылары өчен банк хисаплары булдырырга мөмкин: «тотарга», «сакларга» һәм «бирергә/бүлешергә». Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныф укучылары өчен пропорция түбәндәгечә булырга тиеш: «сакларга» – 1/3, «тотарга» – 1/3, «бирергә» – 1/3. Үсә барган саен бу пропорция үзгәрәчәк: мәсәлән, «сакларга» – 30 процент, «тотарга» – 60 процент, «бирергә» – 10 процент. Өлкән сыйныфларда аерым категория – «инвестиция» була ала.

«Сакларга» дип җыеп куелган өлешкә финансист һәр сумга тагын 1 сум өстәргә киңәш итә. Шулай итеп, сез балага сакларга диелгән акчаның арта баруын күрсәтәсез, һәм аңарда акча җыю гадәте барлыкка киләчәк.

Мисал өчен, 9 яшьлек бала үз акчасын сарыф итәргә теләмәсә, мәсәлән, смартфонга гына дип җыйса, бу очракта нишләргә? Елена Сальникова, әгәр ул чыннан да үз максатын үтәсә, бу – яхшы, дип җавап бирә. Ул ата-аналарга, әгәр балага аз гына акча җитмәсә дә, кирәкле сумманы өстәмәскә киңәш итә, ахырга кадәр үзе җыйсын, ди.

«Әгәр ул максаты һәм нәтиҗә өчен эшли икән, аны зур киләчәк көтә», – дип ышана финанс консультанты.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы – Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100