news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларга шашлык ашатырга ярыймы?

news_top
Балаларга шашлык ашатырга ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Табигатьтә еш кына бөтен гаилә бергәләр ял итә, һәм әти-әниләрнең хәтта кечкенә балаларына да шашлык ашатканын күрергә була. Бу – дөресме-түгелме, балаларга нинди шашлыкны һәм нинди яшьтән башлап бирергә ярый? Бу турыда «АиФ» яза.

Медицина фәннәре кандидаты, педиатр, гастроэнтеролог һәм Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының Г.Н. Габричевский исемендәге консультатив-диагностика үзәге табибы Юрий Копанев сөйләде:

Үсмер яшенә кадәрге балаларның туклануына кагылышлы гомуми кагыйдә бар: аларга артык кыздырылмаган, артык майлы булмаган һәм артык әче булмаган ризык бирергә кирәк. Бу – турыдан-туры шашлыкка да карый. Чөнки ул еш кына нәкъ менә шулай әзерләнә, шуңа күрә аны балаларга бирергә киңәш ителми.

Әгәр шашлык яхшы иттән әзерләнгән булса, барлык майлы һәм артык кыздырылган өлешләрен кисеп ташлап, балага 5 яшьтән башлап 1-2 кисәк бирергә мөмкин. Бу очракта ачы соус кулланырга ярамый. Һәм беркайчан да ит эчтән чи калмаска тиеш – бу еш кына яхшы пешмәгән шашлыкта була.

Балалар өчен иң кулае – тавык һәм сыер ите. 10 яшьтән соң бала организмының ашкайнату системасы тулысынча җитлеккән дип санала, һәм моннан соң алар олылар кебек үк ашый ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар