news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларга ничә яшьтән ураза тотарга була?

Балаларга 7 яшьтән намаз укырга өйрәнә башларга була, ә уразаны кайчан тотарга?

news_top
Балаларга ничә яшьтән ураза тотарга була?
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков сорауга җавап бирде.

- Балаларга балигълыкка ирешкән вакытта ураза тоту фарыз була башлый. Җенси җитлегү булган вакытта. Ләкин аңарчыга кадәр күнектерер өчен балага ураза тоттырып карарга була. Чөнки балигълыкка ирешкән вакытка аңа бераз гына күнеккән булырга кирәк була. 

Әти-әнисе күзәтүендә 7 яшьтән тоттырып карарга ярый. Ләкин әгәр дә баланың ашыйсы килә, яисә хәле начар икән, ул вакытта аны мәҗбүр итәргә ярамый. Чөнки аңарга әле ул фарыз түгел, - диде хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар